Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Боз сараена иң яхшы исемне кем уйлап таба?

Кадерле биектаулылар! Сезне Биектау авылында төзелеп килә торган "Ясалма бозлы ябык шугалак"ка иң яхшы исем уйлап табу конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурс шартлары: 1. Конкурста теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкин. Һәр кеше нибары 3 төрле исем тәкъдим итә ала. 2. Берничә катнашучы тарафыннан тәкъдим ителгән исем җиңгән очракта приз үз вариантын...

Кадерле биектаулылар! Сезне Биектау авылында төзелеп килә торган "Ясалма бозлы ябык шугалак"ка иң яхшы исем уйлап табу конкурсында катнашырга чакырабыз.

Конкурс шартлары:
1. Конкурста теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкин. Һәр кеше нибары 3 төрле исем тәкъдим итә ала.
2. Берничә катнашучы тарафыннан тәкъдим ителгән исем җиңгән очракта приз үз вариантын башкалардан алданрак җибәргән кешегә бирелә.
3. Катнашучы исемнең үз вариантын нигезләп бирә.
4. Тәкъдим иткән исеме җиңүче дип танылган автор "Биектау" универсаль спорт залына яки "Ясалма бозлы ябык шугалак"ка йөрү өчен еллык бушлай абонемент алачак.
5. Конкурста катнашу өчен гаризалар ирекле формада языла һәм аларда түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: катнашучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме, яше, телефон номеры, исем вариантлары һәм аларга аңлатмалар. Гаризалар электрон адреска (biektau.odms@mail.ru) яки 88265 (2-35-88) телефоны буенча кабул ителә.
6. Конкурс йомгаклары турында комиссия барлык гаризаларны карагач һәм җиңүчене билгеләгәч игълан ителәчәк.
Конкурс йомгаклары турында "Биектау хәбәрләре" район газетасы язып чыгачак һәм 100,2 МГц ешлыгындагы каналда эшләүче biektau.FM радиосы дулкыннары аша хәбәр ителәчәк.
Барыгызга да иҗади эзләнүләрдә уңышлар теләп калабыз!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев