Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

БОКСТА ДА БЕЗ ТӨШЕП КАЛГАННАРДАН ТҮГЕЛ

СССРның спорт мастеры, СССР кубогы финалчысы Н.М.Ведерников истәлегенә "Б" классына караган бокс буенча 1995-1996 нчы елда туган яшь спортчылар арасында алтынчы Бөтенроссия турниры 2012 нчы елның декабрендә Йошкар-Олада узды. Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан җыелма командасының лаеклы вәкилләре булдылар. 69 килограммга кадәрле авырлыкта Илнар Гафиатуллин, спорт мастеры кандидаты...

СССРның спорт мастеры, СССР кубогы финалчысы Н.М.Ведерников истәлегенә "Б" классына караган бокс буенча 1995-1996 нчы елда туган яшь спортчылар арасында алтынчы Бөтенроссия турниры 2012 нчы елның декабрендә Йошкар-Олада узды.
Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан җыелма командасының лаеклы вәкилләре булдылар. 69 килограммга кадәрле авырлыкта Илнар Гафиатуллин, спорт мастеры кандидаты нормативын үтәп, көндәшләренә бернинди мөмкинлек калдырмыйча, беренче урынны яулады. 56 килограммга кадәрле авырлыкта Илназ Мәүлетов өченче урынны алды.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе җитәкчеләрен, тренер-укытучыларны шундый яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз!
17 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр Мәскәүдә СССРның атказанган тренеры Б.Н.Греков истәлегенә 1997-98 нче елларда туган үсмерләр арасында бокс буенча XXIII нче Бөтенроссия ярышлары узды. ТРның җыелма командасы исеменнән Биектау балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән ике үсмер катнашты. Әмир Илгизов 60 килограммга кадәрле авырлыкта һәм Азат Хәйретдинов 69 килограммга кадәрле авырлыкта бишенче урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев