Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Боксчыларыбыз җиңүгә иреште

Бокс буенча Татарстанда нефть ятмаларын эшкәртә башлауның 70 еллыгына багышланган республика турниры Сарман районының Җәлил шәһәрендә узды. Анда югары категорияле тренер Мирхәт Мостафин һәм Россиянең атказанган тренеры Миңнехан Вәлиуллин җитәкчелегендә спорт мәктәбендә шөгыльләнүче үсмерләребез катнашты. Биш катнашучының дүртесе призлы урынны яулады: 35 килограммга кадәрле авырлыкта Камил Рәхимов 2 нче, 59...

Бокс буенча Татарстанда нефть ятмаларын эшкәртә башлауның 70 еллыгына багышланган республика турниры Сарман районының Җәлил шәһәрендә узды.

Анда югары категорияле тренер Мирхәт Мостафин һәм Россиянең атказанган тренеры Миңнехан Вәлиуллин җитәкчелегендә спорт мәктәбендә шөгыльләнүче үсмерләребез катнашты. Биш катнашучының дүртесе призлы урынны яулады: 35 килограммга кадәрле авырлыкта Камил Рәхимов 2 нче, 59 килограммга кадәрле авырлыкта Богдан Китаев 3 нче, 69 килограммга кадәрле авырлыкта Илнар Гафиатуллин һәм 75 килограммга кадәрле авырлыкта Дмитрий Рыбин 1 нче урыннарда.

Турнир боксчыларыбыз өчен уңышлы тәмамланды. Хәзер алар 5 декабрьдә Йошкар-Олада узачак ярышларга әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев