Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Бильярд Спартакиадасы

«Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексында бильярд буенча Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләрдә эшләүчеләр арасында Спартакиада узды. Бу көнне иң яхшы бильярдчы исемен яулау өчен республиканың сигез районыннан килүчеләр көч сынашты. Бильярд - Россиядә киң таралган уен. Ул өстәлгә шарлар тезү белән генә түгел, ә бәлки көндәшеңне...

«Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексында бильярд буенча Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләрдә эшләүчеләр арасында Спартакиада узды.

Бу көнне иң яхшы бильярдчы исемен яулау өчен республиканың сигез районыннан килүчеләр көч сынашты. Бильярд - Россиядә киң таралган уен. Ул өстәлгә шарлар тезү белән генә түгел, ә бәлки көндәшеңне ничек итеп "алдарга", йөдәтергә икән дип баш ватарга мәҗбүр итә торган йө-решләре белән дә кызыклы. Бильярдны теориягә нигезләнгән уен дисәң дә була. Салмаклыгы ягыннан спортка кагылышы да юк кебек. Бу тактика һәм стратегия җиңә торган уен - шарны кий белән этеп җибәрәсең һәм ул кечкенә капчыкка - лузага тәгәрәп төшә.

Спартакиадада район намусын 70 нче һөнәр училищесының баш бухгалтеры Айдар Ризван улы Вильданов һәм шушы училищеның махсус фәннәр укытучысы Зөфәр Зиннәт улы Сәгъдиев яклады. Шар көтмәгәндә-уйламаганда лузага атылып төшкән саен залдагы киеренке тынлык көчле алкышлар белән алышынды. Бильярдчылар чын мәгънәсендә мастер-класс күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 1 нче урын Арча районы спортчыларына, 2 нче урын Теләче вәкилләренә, 3 нче урын Питрәч районыннан килүчеләргә булды. Безнекеләр - дүртенчеләр. Аннан соңгы урыннарны Саба, Балтач, Мамадыш һәм Әтнә районнары бүлеште. Катнашулары өчен командаларга рәхмәт белдерәбез!

"Өмет" Үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге.

Рәсемнәрдә: бильярд буенча Спартакиаданың кызыклы мизгелләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев