Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Биккениев турниры оешкан төстә узды

Якташыбыз - СССРның спорт мастеры, Россия һәм Татарстан чемпионы Таһир Биккениев истәлегенә ел да уздырыла торган республика турниры быел уналтынчы тапкыр булды. Ул узган шимбәдә "Биектау" универсаль спорт залында узды һәм республиканың 11 районыннан, Казаннан, шулай ук Чувашия, Марий Эл республикасы, Киров өл-кәсеннән 140тан артык спортчыны бергә җыйды. Быелгы турнир...

Якташыбыз - СССРның спорт мастеры, Россия һәм Татарстан чемпионы Таһир Биккениев истәлегенә ел да уздырыла торган республика турниры быел уналтынчы тапкыр булды.

Ул узган шимбәдә "Биектау" универсаль спорт залында узды һәм республиканың 11 районыннан, Казаннан, шулай ук Чувашия, Марий Эл республикасы, Киров өл-кәсеннән 140тан артык спортчыны бергә җыйды. Быелгы турнир катнашучылар саны буенча иң абруйлысы булды.

Ярышларның тантаналы ачылышында Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләй-сән Галәүтдинова, Татарстан Республикасының гер спорты Федерациясенең башкару директоры, гер спорты халыкара Федерациясе президиумы әгъзасы Рөстәм Таһиров, Чувашия Республикасының гер спорты Федерациясе рәисе Юрий Карпов, Чувашиянең гер спорты буенча баш тренеры, Европа чемпионы Борис Глинкин, Мари Республикасы вәкилләре катнашты. Залда данлыклы герчебезнең улы Илшат Биккениев та бар иде. Казаннан "Ак барс" Көрәш сараеның генераль директор урынбасары Фәрит Шәйхетдинов та килде. Ул элек безнең районда Таһир Газыйм улы белән эшләгән кеше.

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, якташыбызга багышланган турнирда катнашучыларны җылы сәламләп, аларга уңышлар теләде.

Герчеләр бәйгесе унсигез үлчәү категориясендә барды һәм көн буена дәвам итте. Катнашучылар парадына Таһир Биккениевнең энесе Солтан Газыйм улы җитәкчелек итте. Ярышларның баш судьясы - халыкара категориядәге судья, гер спорты буенча ветераннар арасында дөнья чемпионы Фоат Гарифуллин, турнирның баш секретаре - Анатолий Горшенин.

Өч үлчәү категориясендә герчеләр алты басмада көч сынаштылар. Катнашучыларның иң өлкәненә 64, иң яшенә - Биектау авылыннан Ильмир Арслановка 12 яшь. Җанатарлар авыр герләрнең ничек югарыга очуларын кызыксынып күзәттеләр. Осталык дәрәҗәсе ничек югарырак булса, спортчы снарядны да шуның кадәр җиңелрәк күтәрә.

Кечерәк үсмерләр 16 килограммлы гер күтәр-деләр. 63 килограммга кадәрле авырлыкта катнашкан яшь герче Артур Гыйлаҗев үзен яхшы яктан күрсәтте. Аңа 1 нче урын бирелде. Шушы ук категориядә Илнур Гыйлаҗев 2 нче урынны алды.

Биектау авылыннан 2001 нче елгы үсмер дә укытучыларын таң калдырды, ул үзеннән нибары ике тапкыр җи-ңелрәк гер күтәрде. Әнис Хәкимҗанов 73 килограммга кадәрле авырлыкта өченче призлы урынны яулады.

Кечерәк үсмерләр - Усад урта мәктәбендә укытучы булып эшләүче Валерий Назаровта тәрбияләнүчеләр. Чувашиянең "Хыбар" газетасы юбилеена багышланган китапны Чувашия Республикасының гер спорты Федерациясе рәисе Юрий Карпов нәкъ менә аңа тапшырды.

Сүз уңаеннан: Юрий Михайлович үзе дә танылган герче һәм аның казанышлары Гиннес рекордлар китабына кертелгән.

Әлеге турнирда Чувашия вәкилләре дә байтак иде, алар уңышлы чыгыш ясадылар, өлкәнрәк үсмерләр һәм өлкәннәр арасында беренче урыннарны яуладылар.

Җиңүчеләр дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм Таһир Газыйм улы Биккениев фоторәсеме төшерелгән медальләр белән бүләкләнделәр. Турнирның күчмә кубогы быел Чебоксарга китте. Аны спорт мастеры,
14 нче республика турнирының абсолют җи-ңүчесе Александр Павлов яулады.

Безгә, биектаулыларга, районда әле Таһир Биккениев үзе исән чакта ук башлап җибәрелгән спорт форумының күркәм гадәткә әверелүе һәм ел үткән саен колачын киңәйтә баруы бик күңелле. Күрше республика вәкилләре киләчәктә Идел белән Урал арасында мөмкин кадәр күбрәк спортчылар җәлеп ителсен иде, дигән уй-теләкләрен белдерделәр.

Илшат Биккениев әтисен онытмаулары өчен рәхмәт хисе белән:

- Республика күләмендә үзебездән, Биектаудан катнашучылар - спортның әлеге төре белән мавыгучылар күбрәк булсын иде, - дигән теләген белдерде.

Киләсе елда турнир Таһир Газыйм улы Биккениевнең тууына 70 ел тулуга багышланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев