Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Биектауның "Эверест"ы футбол буенча ТР беренчелеге 1 лигасы кысаларында быелгы сезонын тәмамлады (ТУРНИР ТАБЛИЦАСЫ, ФОТО)

Футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче лигасында уйнаган Биектауның "Эверест" командасының бу сезонда уеннарын тәмамланды. Лигада команда барлыгы 18 уен уйнады. Шуның 9ын җиңделәр, 7 сен җиңелделәр, 2се уртак исәпкә тәмамланды. Без уйнаган лигада барлыгы 10 команда чыгыш ясады. Безнең "Эверест" 29 очко белән БИШЕНЧЕ урынга лаек булды. (туплар аермасы...

Футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче лигасында уйнаган Биектауның "Эверест" командасының бу сезонда уеннарын тәмамланды.
Лигада команда барлыгы 18 уен уйнады. Шуның 9ын җиңделәр, 7 сен җиңелделәр, 2се уртак исәпкә тәмамланды. Без уйнаган лигада барлыгы 10 команда чыгыш ясады. Безнең "Эверест" 29 очко белән БИШЕНЧЕ урынга лаек булды. (туплар аермасы 47-43).
Бүген команданың уенчылары район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән очраштылар. Чарада Рөстәм Галиуллович уенчыларны бүләклап китте һәм "команда әлеге беренчелек кысаларында узган уеннарда үзенең барлык потенциалын күрсәтә алмады, безнең югарырак урын алырга мөмкинлекләр бар иде", -дип белдерде. Шулай ук киләчәктә команда тагын да бердәмрәк булыр дигән өметтә калуын әйтте.
Командага бу сезондагы матур уеннары өчен рәхмәтебезне белдерәбез! Киләсе сезонда югарырак үрләр яулауларына өметләнеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев