Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Биектау спортчыларының зур уңышы- XIII “Сәламәтлек” спартакиадасында мини-футбол буенча АЛТЫН медаль (ФОТО)

2016 елның 13-16 октябрь көннәрендә Болгар шәһәрендә авыл хуҗалыгы районнары арасында узучы "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында ир-егетләр командалары катнашында мини-футбол буенча республика беренчелегенә ярышлар үтте. Әлеге ярышларда Биектау районы командасы 34 команда арасында 1 УРЫННЫ яулады. Безнең команда әлеге ярышларда үзенең ихтыяр көчен һәм чын характерын күрсәтә алды. Бүген "Биектау" спорткомплексы...

2016 елның 13-16 октябрь көннәрендә Болгар шәһәрендә авыл хуҗалыгы районнары арасында узучы "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында ир-егетләр командалары катнашында мини-футбол буенча республика беренчелегенә ярышлар үтте.
Әлеге ярышларда Биектау районы командасы 34 команда арасында 1 УРЫННЫ яулады. Безнең команда әлеге ярышларда үзенең ихтыяр көчен һәм чын характерын күрсәтә алды.
Бүген "Биектау" спорткомплексы янында команданы тугры җанатарлары каршы алды. Җанатарлар арасында Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да бар иде. Ул һәрбер уенчыны автобустан кул биреп каршы алды.
Командабызны әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев