Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Биектау районы көрәшчеләре Авыл хуҗалыгы районнары арасында узучы спартакиадага әзерләнәләр

Биектау районы көрәшчеләре Авыл хуҗалыгы районнары арасында узучы унөченче "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында узачак ярышларга әзерләнәләр. Көрәшчеләр белән күнекмәләрне данлыклы милли көрәш остасы, Биектау районы данын төрле дәрәҗәле турнирларда яклаган Илдар Габбасов алып бара. Узган ел спартакиада кысаларында Биектау көрәшчеләре бер призлы урын да алмаганнар иде. Ләкин аңа кадәр биш ел...

Биектау районы көрәшчеләре Авыл хуҗалыгы районнары арасында узучы унөченче "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында узачак ярышларга әзерләнәләр.
Көрәшчеләр белән күнекмәләрне данлыклы милли көрәш остасы, Биектау районы данын төрле дәрәҗәле турнирларда яклаган Илдар Габбасов алып бара.
Узган ел спартакиада кысаларында Биектау көрәшчеләре бер призлы урын да алмаганнар иде. Ләкин аңа кадәр биш ел дәвамында безнең көрәшчеләр призлы урыннарны әледән-әле яулый килделәр.
Көрәшчеләр көн саен күнекмәләр уздыра. Беркем дә хәзерге вакытта нәтиҗәләр турында сүз йөртми. Ләкин һәрбер команда әгъзасы ярышларда яхшы чыгыш ясарга омтылуын әйтеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев