Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Биектау – көрәшчеләр төбәге

Безнең район үзләренең кече туган илләренә дан-шөһрәт китергән һәм китерүче күренекле көрәшче якташлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Шәйдулла Хәйруллин, Әнвәр Гыйлаҗев, Фидаил Сираҗиев (Раббани), Наил Хәмидуллин, Данис Сәлахетдинов һәм башкалар көрәшчеләрнең яңа буынына чын мәгънәсендә матур үрнәк булып торалар. Танылган көрәшчеләр арасында Данил Галеев - үзенә бер аерым, үзенчәлекле...

Безнең район үзләренең кече туган илләренә дан-шөһрәт китергән һәм китерүче күренекле көрәшче якташлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Шәйдулла Хәйруллин, Әнвәр Гыйлаҗев, Фидаил Сираҗиев (Раббани), Наил Хәмидуллин, Данис Сәлахетдинов һәм башкалар көрәшчеләрнең яңа буынына чын мәгънәсендә матур үрнәк булып торалар. Танылган көрәшчеләр арасында Данил Галеев - үзенә бер аерым, үзенчәлекле урында тора.

Данил Юныс улы Галеев бөтен гомерен милли көрәшкә багышлаган кеше. Ул зур булмаган Татар Әйшәсе авылында туып-үсә. Балачагыннан ук спортка тартыла, бик тә суда йөзәргә ярата, Казансуда унар тапкыр коенып чыккан көннәре була. Ат чабышларында катнаша, йөгерә-сикерә, футбол уйный, һәм, әлбәттә, көрәш белән мавыга. Данил, уналты яшеннән алып, Сабантуй батыры дигән исемне берәүгә дә бирми. Ул күрше авыллар - Мүлмә, Ямаширмә, Коркачыкта да җиңүгә ирешә. Данилның, армия хезмәте узган егетләр белән бил алышып, көчен сынап карыйсы килә. Ул аларны ерак авыллардан эзли. Һәм менә Казанның Совет районындагы Сабан туена барырга карар кыла. Биредә көрәшчеләр тәҗрибәле, араларында спорт мастерлары да була. Авыл егетенә берәү дә игътибар итми. Ә ул аларның һәр хәрәкәтен йотлыгып күзәтә. Данил көрәшчеләр келәменә җиде тапкыр чыга һәм көндәшләрен җиде тапкыр сыртларына егып сала. 85 килограммга кадәрле авырлыкта саф җиңүгә ирешә.

Данил Галеевның зур җиңүләрен генә санап китү дә бик күп урын алыр иде. Уңышларының нәтиҗәсе мактаулы исемнәрендә чагыла. Ул - грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры, татар-башкорт көрәше буенча РСФСРның спорт мастеры, татар-башкорт көрәше буенча Татарстанның атказанган спорт мастеры. Данил Юныс улы Россия чемпионы исемен 8 тапкыр, Татарстан Республикасы чемпионы исемен 12 тапкыр яулаган, Татарстанда 2 тапкыр абсолют батыр калган, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда 6 тапкыр җиңеп чыккан.

Барлык яшьтәшләре кебек, Данил да, туган авылыннан китеп, химикләр шәһәре - Түбән Камага барып урнаша. Башта ул "Нижнекамскшина" бер-ләшмәсендә эшли, аннары спорт белән ихлас мавыгу аны "Шинник" спорт комплексына алып килә. Шунда ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр тренер булып эшли. Үзе генә зур нәтиҗәләргә ирешеп калмый, яшь көрәшчеләрне дә әзерли. Ул РСФСРның унбиш спорт мастерын тәрбияләгән.

Узган елның август аенда, спорт казанышларына хөрмәт йөзеннән, "Биектау" универсаль спорт комплексы янында районның шөһрәтле көрәшчеләре Аллеясына нигез салына башлады. Беренче кандидатураны сайлаганда фикерләр бердәм булды, Данил Галеевның бюсты лаеклы урынын алды.

Бюст ачылышына багышланган тантанада районның гына түгел, республиканың да күп кенә данлыклы көрәшчеләре катнашты. Араларында Габбас Әхмәдиев, Фазыл Әхмәтҗанов, Фәрит Мадьяров, Равил Хәйруллин һәм башкалар бар иде. Җыелучылар алдында чыгыш ясаганда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин:

- Данил Галеевны бөек татар көрәшчесе дисәк тә, бернинди арттыру булмас. Спортның үзе яраткан шушы төре белән шөгыльләнгән чорда аның казанышларын берәү дә уздыра алмады. Ул осталыгын елның елында камилләштерә барды, көрәшчеләр келәмендәге чиста җиңүләре - тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсе, - дигән иде.

Рөстәм Галиулла улы Данил Галеевның бер бик әһәмиятле көрәшен дә искә төшерде.

- 1976 нчы елда Казанга безнең көрәшчене җиңү максаты белән Европа һәм СССР чемпионы Дмитрий Задверняк килде. Мәйдан, бу көрәш озакка сузылыр инде, мөгаен, дип уйлап, тынсыз калды. Данил Галеев исә тыныч адымнар белән келәмгә чыкты да, бик матур бер алым белән санаулы секундларда көндәшен чиста итеп сыртына салды. Ул чакта мәйданның гөрләвен күрсәгез иде! Моны әйтеп аңлата торган гына түгел, аны үз күзләрең белән күрергә кирәк, - дип сөйләде район башлыгы.
Бюст ачылышында көрәшченең тормыш иптәше Ризәлә ханым, уллары Фаил белән Фәнис тә катнаштылар һәм аларның шатланулары йөз-ләренә чыккан иде.

- Әлеге вакыйганы без 21 ел көттек. Бүген без әтиебез өчен горурлану, шушындый идеяне тәкъдим иткәне һәм тормышка ашырганы өчен район җитәкчесенә рәхмәт хисләре кичерәбез. Моның белән без һәм безнең балаларыбыз гына түгел, ә бәлки башка малайлар, үсмерләр дә горурланачак. Узып барышлый алар постаментка язылган сүзләрне укырлар һәм көрәшче Данил Га-леевны искә алырлар, аңа охшарга тырышырлар, - диде Фәнис.

Ни кызганыч, Данил Юныс улы 45 яшен дә тутыра алмады. Әмма шушы кыска гына гомерендә дә матур эзләр, якты хатирәләр калдырды. Чыгыш ясаучыларның барысының да бертавыштан: "Ул келәмнән җиңелмәгән батыр булып китте", дип әйтүләре бер дә очраклы түгел. Данил Галеев нигез салган күркәм традицияләрне дәвам иттереп, көрәш-челәр келәменә, Сабантуй мәйданнарына яшь батырлар чыга. Сүз уңаеннан әйтеп китү урынлы булыр, дип уйлыйм: 2015 елдан башлап, Данил Галеевның туган көне - 10 нчы августта "Биектау" универсаль спорт комплексында ел саен милли көрәш буенча яшьләр турниры уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев