Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Биектау хоккейчыларының бүгенге уен нәтиҗәләре: ике зур җиңү

Бүген Биектау районы хоккей командаларының үз лигаларында уеннары узды. Россия беренчелегенең Идел буе регионы хоккей буенча уеннары кысаларында 2005 елгы егетләрдән торган "Биектау" командасы Саратовның "Кристалл" командасы белән көч сынашты. Уен 0:10 исәбе белән безнең команда файдасына төгәлләнде, кичәге җиңелү өчен менә дигән реванш алу булды бу. "Биектау" боз сараенда...

Бүген Биектау районы хоккей командаларының үз лигаларында уеннары узды.
Россия беренчелегенең Идел буе регионы хоккей буенча уеннары кысаларында 2005 елгы егетләрдән торган "Биектау" командасы Саратовның "Кристалл" командасы белән көч сынашты. Уен 0:10 исәбе белән безнең команда файдасына төгәлләнде, кичәге
җиңелү өчен менә дигән реванш алу булды бу.
"Биектау" боз сараенда Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары кысаларында 2006 елгы малайлардан торган "Биектау" командасы "Смена" хоккей клубы белән очрашты. Үзебезнең трибуналар яшь хоккейчыларга көч биреп торды. Уен 9:1 исәбе белән боз хуҗалары файдасына тәмамланды.
Хоккейчы егетләрне әлеге матур җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев