Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Биектау хоккейчыларының бүгенге уен нәтиҗәләре: ике җиңү һәм бер җиңелү

Бүген Биектау районының берьюлы өч хоккей командасы үзләренең очрашуларын уздырды. Россия беренчелегенең Идел буе регионы хоккей буенча уеннары кысаларында 2005 елгы егетләрдән торган "Биектау" командасы Саратовның "Кристалл" командасы белән көч сынашты. Уенның төп вакыты уртак исәп 5:5 булып тәмамлынды. Өстәмә буллитлар сериясендә боз хуҗалары өстенрәк булып чыкты. Шулай итеп, исәп...

Бүген Биектау районының берьюлы өч хоккей командасы үзләренең очрашуларын уздырды.
Россия беренчелегенең Идел буе регионы хоккей буенча уеннары кысаларында 2005 елгы егетләрдән торган "Биектау" командасы Саратовның "Кристалл" командасы белән көч сынашты. Уенның төп вакыты уртак исәп 5:5 булып тәмамлынды. Өстәмә буллитлар сериясендә боз хуҗалары өстенрәк булып чыкты. Шулай итеп, исәп 6:5 "Кристалл" командасы файдасына.
"Биектау" боз сараенда Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары кысаларында 2006 елгы малайлардан торган "Биектау" командасы Буаның "Арктика"сы белән очрашты. Үзебезнең трибуналар яшь хоккейчыларга көч биреп торды. Уен 6:1 исәбе белән боз хуҗалары файдасына тәмамланды.
Бүген шулай ук 2008 елгы малайлардан торган "Биектау" командасы Арча шәһәрендә үзләренең иптәшләрчә очрашуын уздырды. "Арча" боз сараенда "Драконы" (Арча шәһәре) һәм "Биектау" командалары уйнады. Уен 3:5 исәбе белән безнең команда файдасына тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев