Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Безнекеләр сынатмады

Узган ял көннәрендә Усад авылындагы автодромда кышкы узыш булды. Мондый чарада социаль яклау бүлеге һәм "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәр елны актив катнашалар. Узыш чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен оештырыла. Анда һөнәри чаңгычылар да, һәвәскәрләр дә катнаша. Көне салкын булуга карамастан, узышта катнашырга теләүчеләр дә, җанатарлар да...

Узган ял көннәрендә Усад авылындагы автодромда кышкы узыш булды. Мондый чарада социаль яклау бүлеге һәм "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәр елны актив катнашалар.

Узыш чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен оештырыла. Анда һөнәри чаңгычылар да, һәвәскәрләр дә катнаша. Көне салкын булуга карамастан, узышта катнашырга теләүчеләр дә, җанатарлар да байтак җыелган иде. Чаңгыда шуу белән мавыгуның сәламәтлеккә файдасы зур, шуңа күрәдер инде, катнашучылар һәм җанатарларның күбесе узышка балаларын да алып килгәннәр.

Ярыш хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында яшькә карап оештырылды. Безнекеләрдән Айбаш авылы социаль хезмәткәре Гөлназ Әмир кызы Галиева 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында икенче урынны яулады. Шушы авылның социаль хезмәткәре Гөлнур Әмир кызы Ганиева шул ук номинациядә дүртенче урынны алды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Күп кеше катнаша торган мондый узышларның иң зур нәтиҗәсе - ярышларда катнашучыларның аннан күңел күтәренкелеге алуы, елмаюдан, кәефләре яхшырудан балкыган йөзләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев