Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Безнекеләр призлы урыннарны алдылар

Быелгы авыл уеннары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, ТАССРга нигез салынуның 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланды. Ярышларга безнең спортчылар бик җитди әзерләнделәр, ел дәвамында үткән (шул исәптән Биектауда да ) сайлап алу зона турларын уңышлы уздылар. Гадәткә кергән авыл уеннарында республиканың 43 районыннан килгән командалар катнашты. Анда...

Быелгы авыл уеннары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, ТАССРга нигез салынуның 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланды. Ярышларга безнең спортчылар бик җитди әзерләнделәр, ел дәвамында үткән (шул исәптән Биектауда да ) сайлап алу зона турларын уңышлы уздылар.

Гадәткә кергән авыл уеннарында республиканың 43 районыннан килгән командалар катнашты. Анда призлы 6 урын күздә тотылган.

Безнең команда ярышларның билбау белән көрәш, шашка, шахмат, җиңел атлетика, өстәл теннисы, дартс кебек төрләрендә әйбәт әзерлекле булуын күрсәтте. Һөнәрләр буенча: тракторчылар, сыер саву осталары һәм башкалар.

Билбау белән көрәштә командага очколарны барыннан да күбрәк 1 нче призлы урыннарны яулаган Илдар Абасов белән Римма Науметова китерде. Алар милли көрәш буенча районның иң яхшылардан берсе булуын тагын бер тапкыр исбатладылар. "Спорт сөюче гаилә" номинациясендә Хуҗиевлар гаиләсе җиңүдән нибары бер адымда гына калды. Марат, Миләүшә һәм аларның уллары Риваль җиңел атлетика, өстәл теннисы һәм дартс буенча, гомуми күрсәткечләр нигезендә 2 нче команда урынын яулап, ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Шахмат сөючеләр Павел Иванов, Гарун Нуриев һәм Рауза Усманованың өченче команда урыны да Биектау командасына призлы очколар өстәде. Шашкачылар Альберт Вәлиуллин, Ленар Минҗанов һәм Гүзәл Камалиева осталыкларын күр-сәтә алдылар. Аларда - икенче команда урыны.

Республика күләмендә уздырылган күп турнирларда катнашып, призлы урыннарны яулаган теннисчылар Ирина Миндрюкова, Михаил Миндрюков һәм Альберт Яковлев үз командаларына быел да борчылырлык урын калдырмадылар. Биектаулылар командасы өстәл теннисы буенча бишенче урында.

Армрестлинг буенча ир-атлар да, хатын-кызлар да яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Альбина Гайсина, күп кенә көндәшләрен артта калдырып, командага 4 нче призлы урын алып килде. Айрат Гомәровның да күрсәткече шундый ук.

Авыл спорт уеннары башка төрле турнир һәм ярышлардан биредә программага, спортның гадәтләнгән төрләреннән һәм гаиләләр арасында көч сынашудан тыш, механизаторлар һәм сыер саву осталалары ярышы кертелү белән аерылып тора. Аларның чыгышлары 100 баллы система буенча бәяләнде (башкаларныкы - 60 баллы буенча). Шуңа күрә аларның җиңүләре командага очколарны бигрәк тә күп китерде.

Трактор йөртү, көч гимнастикасы һәм җиңел атлетика буенча районыбыз механизаторлары Рәмис Закиров һәм Илназ Хәкимов иң яхшыларның берсе булдылар, 43 районнан килгән көндәшләре арасында 9 нчы урынны алдылар. Сыер савучылар Булат Миңнуллин һәм Инсаф Гыйниятуллиннарның да күрсәткечләре әйбәт. Җиңел атлетика, көч гимнастикасы һәм АДУ-1 саву аппаратын сүтеп-җыюда алар бирем-нәрне әйбәт башкардылар, һөнәри сыйфатларын һәм спорт ягыннан да әзерлекле булуларын күрсәтә алдылар.

Дүрт көн киеренке спорт көрәшендә узды. Биектаулылар барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча 6 нчы призлы команда урынын яуладылар. Спортчыларга кубок, диплом һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

- Биектау командасы әйбәт чыгыш ясады, нык тордылар, җиңүгә омтылдылар, - диде "Авыл яшьләре" бәйгесендә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина. - Алар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, киләчәктә җиңү яуларга этәргеч алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев