Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

БЕЗНЕКЕЛӘР ҖИҢДЕ

Мини-футбол буенча Татарстан Республикасының "Сәламәтлек" IX нчы авыл Спартакиадасының зона ярышлары "Биектау" универсаль спорт залында узды. Спартакиада, сәламәт яшәү рәвешенең нигезе буларак, физик культура һәм спортны пропагандалау, авыл халкын физкультура, спорт һәм туризм белән даими шөгыльләнүгә активрак җәлеп итү, авыл хезмәтчәннәре һәм аларның гаиләләренең сәламәтлеген ныгыту, Бөтенроссия җәйге авыл спорт...

Мини-футбол буенча Татарстан Республикасының "Сәламәтлек" IX нчы авыл Спартакиадасының зона ярышлары "Биектау" универсаль спорт залында узды.

Реклама

Спартакиада, сәламәт яшәү рәвешенең нигезе буларак, физик культура һәм спортны пропагандалау, авыл халкын физкультура, спорт һәм туризм белән даими шөгыльләнүгә активрак җәлеп итү, авыл хезмәтчәннәре һәм аларның гаиләләренең сәламәтлеген ныгыту, Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында катнашу өчен спортның барлык төрләре буенча иң көчле командаларны һәм спортчыларны ачыклау максаты белән уздырыла.
Ярышта 17 команда катнашты. Алар арасыннан баш судья коллегиясе иң яхшы командаларны билгеләде: 1 урында - безнең район командасы, баш тренер Тюрин Станислав Евгеньевич; 2 урында - Кама Тамагы командасы; 3 урында - Саба командасы; 4 урында - Буа командасы.
Зона ярышлары нәтиҗәләре буенча әлеге командалар Татарстан Республикасының "Сәламәтлек" IX авыл Спартакиадасы мини-футбол буенча финалда катнашачаклар.
Үзебезнең командага республика ярышларында уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев