Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Безнекеләр – финалда

Биектау муниципаль районының "Эверест" ирләр футбол командасы 2015 елның 5 апрелендә Балтачта һәм Балык Бистәсендә узган мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының башлангыч уеннарында катнашты. Биектау командасы, көндәшләрен ышанычлы рәвештә җиңеп, мини-футбол буенча Чемпионатның финалына чыкты. Әлеге җиңү Идел буе зонасында беренче лигада һәвәскәрләр командалары арасында мини-футбол (футзал) Россия беренчелеге уеннарының...

Биектау муниципаль районының "Эверест" ирләр футбол командасы 2015 елның 5 апрелендә Балтачта һәм Балык Бистәсендә узган мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының башлангыч уеннарында катнашты. Биектау командасы, көндәшләрен ышанычлы рәвештә җиңеп, мини-футбол буенча Чемпионатның финалына чыкты.

Әлеге җиңү Идел буе зонасында беренче лигада һәвәскәрләр командалары арасында мини-футбол (футзал) Россия беренчелеге уеннарының лаеклы дәвамы булды. Дүртенче урын Мордовия, Саратов өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсенең иң көчле җыелма командалары белән көрәштә яулап алынды.

Биектау муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты җиңүгә омтылганнары, спорт рухын югары тотулары һәм һөнәри осталыклары өчен "Эверест" командасы футболчыларына рәхмәт белдерде.

Безнең спортчыларга абруйлы ярышларда катнашу өчен матди мөмкинлек тудырганнары, спорт киемнәре алуда ярдәм иткәннәре өчен Биектау муниципаль районы хакимиятенә, «ГЛАФСтрой, ширкәте директоры Габделнур Хөсәеновка; "Строй-инвест" ширкәте директоры Владимир Алаевка; "Биектау коммуналь челтәре" начальнигы Айрат Вәлиуллинга; Биектау муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш бүлеге начальнигы Рамил Хәкимуллинга; эшмәкәр Марат Бәхтияровка; "Булава" ширкәтенең генераль директоры Наил Хәйретдиновка; "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Идел-ПРЕСС" полиграфия-нәшрият комплексы директоры Руслан Мироновка рәхмәт белдерәбез.

Биектау районының "Эверест" командасына мини-футбол буенча 2015 елның 10-12 апрелендә Аксубайда узачак Татарстан Республикасы Чемпионатының финал этабында җиңүгә нык ышанып катнашуларын телибез. Уңышлар сезгә, спортчылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев