Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • БЕЗНЕҢ КОМАНДА – 4 НЧЕ УРЫНДА

    Татарстан Республикасының муниципаль районнарының, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары һәм дәүләт башкарма хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың зона ярышлары 6 ноябрьдә Яшел Үзәндә узды. Ярышларда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Биектау муниципаль районнарыннан командалар катнашты. Ярышлар мини-футбол (ир-атлар), волейбол (катнаш состав), өстәл...

    Татарстан Республикасының муниципаль районнарының, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары һәм дәүләт башкарма хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың зона ярышлары 6 ноябрьдә Яшел Үзәндә узды.
    Ярышларда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Биектау муниципаль районнарыннан командалар катнашты. Ярышлар мини-футбол (ир-атлар), волейбол (катнаш состав), өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, шахмат, шашка һәм гер спорты кебек спорт төрләре буенча узды. Ярышларның нәтиҗәләре буенча 1 нче урын Яшел Үзән районы командасына бирелде, 2 нче урын - Буа районы,
    3 нче урын - Чүпрәле районы командаларына. Биектау районы командасы 4 нче урынны алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: