Безнең футболчылар – җиңүче!
Биектау районының "Эверест" командасы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатында бик күркәм җиңүгә иреште. Чемпионат 10-12 апрельдә Аксубайда узды. Финал этабында, ике төркемгә бүленеп, ун команда катнашты. Ярымфиналда безнең футболчылар - 3:1 исәбе белән Әлки районы командасын, ә финалда 6:2 исәбе белән сабалыларны җиңде. "Эверест" капкачысы Раиф Вафин чемпионатның иң яхшы...
Биектау районының "Эверест" командасы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатында бик күркәм җиңүгә иреште.
Чемпионат 10-12 апрельдә Аксубайда узды. Финал этабында, ике төркемгә бүленеп, ун команда катнашты. Ярымфиналда безнең футболчылар - 3:1 исәбе белән Әлки районы командасын, ә финалда 6:2 исәбе белән сабалыларны җиңде. "Эверест" капкачысы Раиф Вафин чемпионатның иң яхшы капкачысы дип танылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев