Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Без спортта да төшеп калганнардан түгел

Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре, хезмәт вазифаларын башкару белән беррәттән, спорт белән дә актив шөгыльләнәләр. Мамадыш шәһәрендәге Боз сараенда ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды, анда район прокуроры ярдәмчесе, ирекле көрәш буенча Россиянең спорт мастеры Руслан Гусамов катнашты һәм 74 килограммга кадәрле авырлыкта 2 нче урынны алды. 2012 елның 12...

Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре, хезмәт вазифаларын башкару белән беррәттән, спорт белән дә актив шөгыльләнәләр.

Мамадыш шәһәрендәге Боз сараенда ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды, анда район прокуроры ярдәмчесе, ирекле көрәш буенча Россиянең спорт мастеры Руслан Гусамов катнашты һәм 74 килограммга кадәрле авырлыкта 2 нче урынны алды.

2012 елның 12 февралендә, якшәмбе көнне Биектау районының үзәк стадионында чаңгы спортын сөюче бик күпләрне бергә җыя торган зур кышкы бәйрәм - "Россия чаңгы юлы" булды. Гадәттә һәвәскәрләр белән бергә ярышта һөнәри спортчылар да катнаша, андыйлар арасында район прокуроры, призлы 3 нче урынны яулаган Фәнис Гайфуллин җитәкчелегендә прокуратураның 5 хезмәткәре дә бар иде.

18 февральдә Арчада Татарстанның прокуратура хезмәткәрләре Спартакиадасының зона этабына караган чираттагы ярышлары узды. "Арча" спорт комплексында спортның биш төре буенча алдынгы урыннар өчен көрәштә республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары прокуратуралары командалары катнашты. Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре спортның тәкъдим ителгән барлык төрләрендә башкалардан аерылып тордылар һәм ярыш нәтиҗәсе буенча 1 нче команда урынын яуладылар.

Стартка беренчеләрдән булып җиңел атлетлар чыкты. Ир-атлар арасында 100 метрга узышта район прокуроры ярдәмчесе Руслан Гусамов
2 нче урынны, хатын-кызлар арасында прокуратураның беренче разрядлы өлкән белгече Наталья Черногорова 3 нче урынны алды.

50 метр арага ирекле стиль белән йөзүдә ир-атлар арасында Биектау районы прокуроры Фәнис Гайфуллинга тиңнәр табылмады, икенче урында - район прокурорының өлкән ярдәмчесе Наил Хәйретдинов. Хатын-кызлар арасында шахмат ярышында район прокурорының җәмәгатьчелек белән эшләү буенча ярдәмчесе Диана Хәйретдинова барлык партияләрдә дә җиңү яулады.

Ир-атлар арасында өстәл теннисы ярышларында беренчелектә Биектау районы прокуроры ярдәмчесе Руслан Гусамов булды. Биектау, Арча районнары прокуратуралары вәкилләреннән торган команда белән Лаеш, Балык Бистәсе, Теләче, Саба, Питрәч, Әтнә, Кукмара районнары прокуратураларының җыелма командалары арасында мини-футбол буенча узган финал матчы чын мәгънәсендә ярыш күркенә әверелде. Ике команданың да җанатарлары актив ярдәм итеп торганда футболчы прокурорлар көрәш дәрте, хистойгылар белән сугарылган актив уен үрнәге күрсәттеләр. Арбитрның финал сыбызгысы кискен көрәштә 4:2 исәбе белән Лаеш, Балык Бистәсе, Теләче, Саба, Питрәч, Әтнә һәм Кукмара районнары прокуратураларының җыелма командасы җиңүен белдерде.

Аннары, барлык ярышлардагы кебек, бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләр һәм призерларга Мактау грамоталары, медальләр тапшырылды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләренең югарыда санап киткән күрсәткечләренә район прокуроры җитәкчелегендә "Биектау" спорт комплексында системалы рәвештә шөгыльләнү нәтиҗәсендә ирешелде. Район прокуроры Фәнис Гайфуллин, шулай ук прокуратура хезмәткәрләре Наил Хәйретдинов, Руслан Гусамов һәм Диана Хәйретдинова җыелма зона командасына чакырылдылар һәм 2012 елның 17-18 мартында зона командалары арасында Әлмәт шәһәрендә узачак ярышларда катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев