Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бердәмлектә – көч!

    Һәркемнең бу дөньяда үз тормышы, үз язмышы. Ә кеше язмышы - лабиринт кебек. Аны үтү өчен дөрес юлны сайларга кирәк. Бүгенге тормышыбыз үтә дә катлаулы, чөнки үз эченә бик күп мәгълүмат сыйдырган. Бала бу дөньяны таный башлау белән аның уңай һәм тискәре яклары белән очраша һәм, әйтергә кирәк, икесеннән дә...

    Һәркемнең бу дөньяда үз тормышы, үз язмышы. Ә кеше язмышы - лабиринт кебек. Аны үтү өчен дөрес юлны сайларга кирәк.

    Бүгенге тормышыбыз үтә дә катлаулы, чөнки үз эченә бик күп мәгълүмат сыйдырган. Бала бу дөньяны таный башлау белән аның уңай һәм тискәре яклары белән очраша һәм, әйтергә кирәк, икесеннән дә үзенә кирәк дип санаганын алырга тырыша. Хәзерге заманда балаларны кызыксындырып, үзенә тартып торучы уеннар, шөгыльләр күбәйде. Кызганычка каршы, аларның күбесе тискәре нәтиҗә бирә. Бу - балаларның сәламәтлеге куркыныч астында дигән сүз. Моны булдырмас өчен нишләргә соң? Яшь буынны тәрбияләүгә һәм җинаятьчелекне киметүгә ярдәм итүче юнәлешләрнең берсе, әлбәттә, спорт. Баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Ата-аналар, табиблар, педагоглар да шул фикердә. Бала спорт белән шөгыльләнми икән, аның физик һәм психик халәте, хәтере начарая, ул игътибарын туплый алмый, кызып китүчәнгә әйләнә, тиз арый һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, мәктәп тормышы һәм дәресләр белән бөтенләй кызыксынмый башлый.

    Спорт белән даими шөгыльләнү күпчелек укучылар өчен нормага әверелде һәм бу аларның сәламәтлеген саклауга уңай йогынты ясый.

    Соңгы елларда районыбызда милли көрәш алгы планга чыкты. Мактанырдай көрәшчеләребез дә бар. Ә нигә мактанмаска? Яшь көрәшчеләрне үстерер өчен бүгенге көндә бөтен мөмкинлекләр бар. Футбол, баскетбол, волейбол, милли көрәш түгә-рәкләре мәктәптә даими эшли.

    Ә менә бар дөньяны ак кар каплагач, һәрберебезнең чана-чаңгыда шуасы, хоккей уйныйсы килү теләге туа. Бүгенге көндә бигрәк тә хоккейга карата игътибар артты. Шау-гөр килеп уйнаган малайларга карап сөенәбез, елга өстендә бозда шуган вакытлар искә төшә. Ләкин һәрдаим күңелсез яңа-лыклар ишетеп торган әти-әни баласын авылдан читкә, шугалакта шуарга җибәрәсе килми шул.

    Бала өчен ниләр кылмассың? Бүгенге көндә һәр авыл мәктәбе үз территориясендә хоккей майданчыклары булдыру өстендә эшли. "Күлмәгеңне яңа чакта, сәламәтлегеңне яшь чакта сакла", дип юкка гына әйтмиләрдер. Ничек тә үзебездән соң калган буынны сәламәт итәсе килә. Олы Битаман әти-әниләренең дә теләкләре нәкъ шундый. Моңа кадәр балалар шәхси эшмәкәр Сафин Зөфәр төзегән хоккей мәйданчыгына йөрделәр. Ә менә быел шушы хоккей мәйданчыгын ата-аналарның да, мәктәп администрациясенең дә мәктәп территориясендә эшләү теләге туды. Теләк белән генә буламы соң? Аны чынга ашыру өчен төзелеш материаллары һәм эшче куллар кирәк. Теләгебез бик көчле булгангамы, ул чынга аша башлады. Абыйлы-энеле Азат һәм Алмаз Хәкимуллиннар 15х30 метрлы мәйданчыкны әйләндереп алырлык такта, бруслар белән тәэмин иттеләр. Көздән үк 9-11 нче сыйныф егетләре мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Сабитов Фоат абыйлары белән мәйданчыкның баганаларын утыртып калдырдылар. Алга таба эшлисе эш байтак иде. Шул уңайдан декабрьнең бер матур көнендә мөмкинлеге булган әтиләрне мәктәпкә, хоккей тартмасы ясарга булышуларын сорап, өмәгә дәштек. "Ил төкерсә, күл булыр", ди. Бу көнне мәйданчыкта кызу эш кайнады. Корбанов Хамис, Кадыйров Рафис, Низамиев Ленар, Рамазанов Ильмир, Са-бирҗанов Марат, Садриев Данис, Шәйдуллин Рафис, Гыйниятуллин Айрат, Сафин Зиннур, Баһавиев Раил мәйданчыкны такта белән әйләндереп, кадаклап чыктылыр. Ә авылыбызның эшмәкәре Рамазанова Резеда кадак алу өчен матди ярдәм күрсәтте. Бөтен уңайлыклар тудырылды, ниһаять, боз мәйданчыгы әзер. Мәйданчыкка рәхим итегез, диясе генә кала.

    Дөрестән дә, бүгенгесе көндә хоккей мәйданчыгыбыз тулы көченә эшли. Ул балалар тавышыннан гөрләп тора. Физкультура дәресләрендә һәм дә-рестән тыш вакытта укучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәйданчыкка бик теләп киләләр: тимераякта шуу, хоккей уйнау аларның яраткан шөгыленә әйләнде. Җиренә җиткереп башкарылган эш уңай нәтиҗә бирә. Без моның шулай булачагына нык ышанабыз.

    Мәктәп җитәкчелеге, укытучылар коллективы һәм укучыларыбыз исеменнән мәйданчыкны эшләүдә ярдәм күрсәткән барлык әти-әниләргә, укытучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә бердәм булып, балаларыбызны сәламәт итеп тәрбияләсәк иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: