Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Батырларның батыры – Татар Әйшәсе егете Данил Галеев

    Исеме милли көрәш тарихына кереп калган күренекле якташыбыз Данил Галеев - безнең горурлыгыбыз. Данил малай чактан ук көрәш белән хыяллана. Малай чак дигәннән... Татар Әйшәсе авылында бик кызыклы, бик тиз узды шул малай чак. Йөз утыз йортлы җыйнак кына бер авыл ул. "Иске Казан урыны бу!" дип горурлана авыл халкы....

    Исеме милли көрәш тарихына кереп калган күренекле якташыбыз Данил Галеев - безнең горурлыгыбыз.

    Данил малай чактан ук көрәш белән хыяллана. Малай чак дигәннән... Татар Әйшәсе авылында бик кызыклы, бик тиз узды шул малай чак. Йөз утыз йортлы җыйнак кына бер авыл ул. "Иске Казан урыны бу!" дип горурлана авыл халкы.

    Кечкенә Данил өчен Сабан туеннан да зуррак бәйрәм бу дөньяда юктыр шикелле. Малай ел буе Сабантуй хыялы белән яши. Көне килеп җиттеме - авылныкымы ул, яки күрше Клачыныкымы - Сабантуй урынына иртән иң беренче килеп ул аяк басар иде. Анда да кая диген әле, көрәш буласы мәйдан уртасында таптанып йөрер иде. Бу вакытта Данил авыл Сабантуенда малайлар белән көрәшкән. Госман абыйсы да, Әхмәтҗан бабасы да малайның бу шөгылен күреп-белеп торалар. Эчтән генә шатланалар: "Гали батыр нәселенә лаеклы алмаш түгел микән бу?"

    Малай, аларның бу якты өметләрен акларга телә-гәндәй, күзгә күренеп матурая. Кул арасына керергә үзе атлыгып тора. Өйдә, йортта хуҗалык эшләрендә булыша. Гаиләдә яраталар үзен. Яшьтәшләре дә үз итә. Малайлар белән ул көненә унар тапкыр Казансу елгасында су коена. Атларга атланып ярыша. Йөгерә, сикерә, туплы уеннарны ярата һәм, әлбәттә, көрәшмәгән көне булмый аның.

    Ундүрт яшендә Данил Галеев беренче тапкыр яшүсмерләр арасында батыр кала. Халык шау килә: "Әйшәдә Гали батыр оныгы үсә".

    Бу инде бер дә уен булмый. Үзеннән ике-өч яшькә өлкәнрәк егетләр дә тиң күреп карый башлый аңа. Данилның үзенә дә, чыннан да, үсеп киткәндәй тоела. Бу елны ул, сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Усад училищесына тракторчы-шоферлыкка укырга керә. Аннары авылда тракторчы булып, җир сөрә, иген чәчә. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, аның иң яраткан бәйрәме - Сабантуй да килеп җитә. Һәм шушы язда Данил Галеев беренче көнне - күрше Арча районының Клачы авылында, иртәгесен Әйшә Сабантуенда ир-егетләр арасында батыр булып кала. Бу яшь батырның уналтынчы язы була. Шул уналты яшеннән бирле Данил Галеев, кайда гына көрәшмәсен, батырлыкны беркемгә дә, бер елны да бирми.

    Уналтынчы яздан соң Данил колхозда шофер булып эшләргә өлгерә. Мүлмә, Ямаширмә, Коркачык авылларында беренче батыр була. Ул инде көрәшергә армиядән кайткан егетләрне эзләп, ерак-ерак авылларга йөри башлый. Ниһаять, Данил Казан Сабантуена чыгарга җөрьәт итә. Һәм шушы ният белән башкаланың Совет районы Сабантуенда катнаша. Монда батырлар тәҗрибәле, күбесе спорт мастерлары. Авылдан килгән унтугыз яшьлек Данилга күз кырые белән дә карамыйлар. Ә авыл егете аларның һәр хәрәкәтен, һәр алымын «йотып» бара.

    Бу Сабантуйда Данил җиде тапкыр келәмгә чыга. Җиде көндәшен дә, күтәреп алып, чип-чиста итеп аркаларына сала. Сиксән биш килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында беренче батыр кала.

    Сабантуй батыры бү-ләкләрен алырга өлгер-гән Данил Галеев Чистайга авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ул биредә Мәгазь Мөбарәк улы Сәхабетдинов белән очраша. Соң-гысының исеме илгә танылган, классик көрәш буенча "СССРның спорт мастеры". Техникумда ул физик тәрбия укытучысы икән. Көн саен көрәш секциясендә күнегүләр дә уздыра. Үзе дә көрәшә. Күп вакытын киләчәге өметле булган Данил белән уздыра.

    Айларга сузылган четерекле бу эш җавабын да озак көттерми. "Урожай" спорт җәмгыяте беренчелегенә декабрьдә уздырылган ярышларда Данил Галеев Татарстан чемпионы исеменә лаек була. Татар милли көрәше буенча республика батыры дигән сүз бит инде бу. Моның өстенә тагын, техникумда уку дәверендә, Чистайда өч ел рәттән беренче батыр калуын да исәп-ләсәк, яшь егетнең батырлык юлын шактый бай дияргә мөмкин. Әмма җитмеш беренче елда уздырылган ярышларның берсенә аерым тукталмый ярамас.

    Казанда 1971 нче елда Урал-Идел буе регионыннан барлык батырлар җыела. Данил сигез тапкыр келәмгә чакырыла. Сигезендә дә чиста җиңүгә ирешә. Очколар санап түгел, тоткан бер көндәшен шапылдатып аркаларына сала. Һәм берсе белән дә хәтта биш минут та тотынып йөрми. Ә көрәшкә ун минут вакыт бирелә. Финалда исә, РСФСРның былтыргы чемпионы башкорт егете Р.Солтановны җиңәр өчен аңа нибары уналты секунд вакыт җитә.

    - Яшен тизлегендәге көрәш бу! - ди кайберәүләр.

    - Давыл бетереп алдымыни, сөбханалла! - дип сокланалар тирә-як республика, өлкәләрдән килгәннәр үзләре дә.

    Әйшә егете Данил Галеев инде бу юлы Татарс-тан һәм РСФСР чемпионы исемен яулады. Шуның белән аңа "РСФСРның спорт мастеры" исеме дә бирелде.

    Һәр яңа ел шатлыклар алып килә Данилга. Батырлык елдан елга кабатланып бара. Җитмеш дүртенче елда 26 яшьлек Данил Галеев РСФСРның абсолют батыры була.

    Шушы елларда ул милли көрәш буенча унике тапкыр Татарстан һәм сигез мәртәбә РСФСР чемпионы исемен яулый. Ул кайбер елларда өчәр, хәтта дүртәр тапкыр Сабантуй батыры булып кала.

    1993 елда батырның туган авылында Данил Галеев истәлегенә республика турниры узды. Түбән Камадан, Арчадан, Әтнәдән, Питрәчтән, Казаннан - барлыгы 34 көрәшче көч сынашырга килде, аларның күбесе спорт мастерлары, мәй-даннарда батыр калган кешеләр иде. Аны онытмауларын күреп тору безгә бик күңелле.

    Безнең шундый авылдашыбыз булуы белән без бик горурланабыз, аның батырлыгы безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.

    Безнең белешмә

    Данил Галеев 1948 нче елның 10 нчы августында Биектау районының Татар Әйшәсе авылында туган. Көрәш белән Чистай совхоз-техникумында укыган чакта тренер Мәгазь Сәхабетдинов җитәкчелегендә шөгыльләнә башлаган. Аннары ул Түбән Камада яшәгән. "Нижнекамскшина" ачык акционерлык җәмгыятендә эшләгәндә классик көрәш буенча "СССРның спорт мастеры" (1976) дигән исемгә ирешкән. Татар көрәше белән шөгыльләнеп, 1970-1986 елларда 80, 90, 100 килограммга кадәрле һәм аннан күбрәк авырлыкта гел беренчелектә булган. Ул 8 тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы исемен яулаган, Муса Җәлил исемендәге приз өчен уздырылган турнирда 5 тапкыр җиңеп чыккан. Татарстанның атказанган спорт мастеры, Россиянең спорт мастеры. 1993 нче елда гүр иясе булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: