Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Батырлар мәйданда сынала

Суыксу урта мәктәбендә спорт тормышына зур өлеш керткән укучылар билгеләп үтелде һәм узып баручы елга спорт буенча нәтиҗәләр ясалды. Әлеге бәйрәм очраклы гына «Батырлар мәй-данда сынала» дип аталмады. Бәйрәмгә Суыксу урта мәктәбенең спорт залында даими шөгельләнүче яшь спортчылар белән бергә, инде мәйданнарда билен бирмәс, имәндәй нык көрәшчеләребез, Суыксу мәктәбен күптән...

Суыксу урта мәктәбендә спорт тормышына зур өлеш керткән укучылар билгеләп үтелде һәм узып баручы елга спорт буенча нәтиҗәләр ясалды. Әлеге бәйрәм очраклы гына «Батырлар мәй-данда сынала» дип аталмады.

Бәйрәмгә Суыксу урта мәктәбенең спорт залында даими шөгельләнүче яшь спортчылар белән бергә, инде мәйданнарда билен бирмәс, имәндәй нык көрәшчеләребез, Суыксу мәктәбен күптән тәмамлаган, шулай да спортны онытмаган, батыр, тырыш егетләребез дә чакырылды. Алар спортны уку белән дә, эш һәм тормыш белән дә бергә бәйлиләр. Һәрвакыт уңышларга ирешә-ләр, авылыбыз, районыбыз данын яклыйлар.

Бәйрәмне Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлим улы Низамиев ачып җибәрде. Ул спортчыларны ирешкән уңышлары белән котлады. Аларга чын йөрәктән ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

- Егетләребез тырышлыгы белән Суыксу авыл җирлеге Биектау район Сабантуенда авыл җирлекләре арасында спорт буенча 3 нче урынга чыкты, - диде ул.

Соңгы көннәрдә куанычлы хәбәрләр дә күп булды. Сафин Рүзәл - 2014 елның 25 октябрендә Урал кубогы Бөтенроссия турнирында 2 нче урынны яулады. Гыйниятуллин Эмиль - 1 ноя-брьдә Мамадыш районында Рафаэль Мөхәм-мәтшин истәлегенә үткәрелгән татарча көрәш буенча республика турнирында 3 нче урынны алды.

Безнең авыл җирлегендә бәйрәмнәр, төрле спорт чаралары бик күңелле үтә. Ул бәйрәмнәрне күңелле итүдә әлбәттә спонсорларыбызның өлеше зур. Төрле бәйрәм чараларын үткәрүдә һәрвакыт үзләренең матди ярдәмнәрен күрсәткән меценатларыбыз бүгенге бәйрәмебезнең дә олы кунаклары булдылар. Даими спонсор Гарипов Илдар Фоат улы барлык спортчыларны әлеге бәйрәм белән котлады, ирешелгән уңышлар белән генә чикләнмичә, алга таба тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләде.

Форсаттан файдаланып, спортчыларыбызның кайберләренә аерым тукталып үтәсе килә.

Сафин Рүзәл - республика укучылары арасында үткәрелгән татар көрәше буенча Спартакиадада 1 нче урын, Татарстан Республикасының беренче Президенты Кубогына үткәрелгән ярышларда 4 нче урын, билбау ярышы буенча республикада 2 нче урын, "Татарстан яшьләре" газетасы призына үткә-релгән ярышта 3 нче урын, 2014 елның 25 октябрендә Урал кубогы Бөтенроссия турнирында 2 нче урынны яулады.

Минуллин Булат - Арча-Әтнә-Яшел Үзән зона ярышларында - 1 нче урын, "Сабантуй" газетасы призына үткәрелгән ярышларда 3 нче урын, Татарстан Республикасының беренче Президенты Кубогына үткәрелгән ярышларда 1 нче урын, республика буенча билбау ярышларында 2 нче урыннарны яулады.

Закиров Рәмис - район һәм зона ярышлары чемпионы, 2008 елда "Сабантуй" газетасы призына үткәрелгән ярышларда 3 нче урын, 2014 нче елгы район Сабантуенда 2 нче урын алып, авыл җирлекләре арасында үткәргән ярышта Суыксу авыл җирлеген 3 нче урынга чыгаруда зур өлеш кертте.

Нуриев Ленар - 2014 елгы авыл Сабантуеның абсолют батыры. Татарстан Республикасы буенча 2013 елда 21 яшькә кадәрге яшьләр арасында үткәргән ярышта 3 нче урынны алды, районның җыелма командасы составындагы көрәшче.

Закиров Фәрхәд - Татарстан Республикасы укучылар Спартакиадасында милли көрәш буенча 1 нче урын, Әтнә-Арча- Яшел Үзән зона ярышларында 1 нче урын, 2013 елгы район Сабантуеның 18 яшькә кадәрге яшьләр арасында абсолют батыры, шулай ук 2013 елгы авыл Сабантуеның абсолют батыры булып калды.

Әтнә-Арча-Яшел Үзән зона ярышларында 1 нче урыннарны яулаган, шулай ук районның җыелма командасы составында күп тапкырлар уңышлы чыгыш ясаган көрәшче егетләребез Бикмуллин Айнур, Шиһабиев Ирек, Закиров Илшат та бар.

Бөтен гаиләләре бе-лән спортчы булган егетләребез дә бар. Бертуган Закиров Зөлфәт белән Зөфәр гер күтәрү буенча район һәм республикада призлы урыннар алдылар. Закиров Зөфәр көрәш буенча да район чемпионы, районның җыелма командасы көрәшчесе.

Мәктәбебезнең җыелма командасында, шулай ук район күләмендә үткә-релгән ярышларда берничә тапкыр призлы урыннар яулаган яшь көрәш-челәребез дә үсеп килә. Алар арасында Әхмәтханов Әнис, Кадыйров Илсаф, Камалиев Гомәр.

Туризм, җиңел атлетика, футбол, баскетбол һәм спортның башка төр-ләрендә актив катнашучы спортчыларыбыз Низамиев Булат, Шакирҗанов Даниял, Шәйхетдинов Рузил, Камалиев Адель, Гатауллин Рамазан, Низамиев Ришат, Зарипов Айрат. Аларның һәрберсенә уңышлар теләп «Биектау», «Суксу» дип язылган футболкалар, ә бу тырыш, батыр егетләрне үстергән әти әниләргә Суыксу авыл җирлеге, Суыксу урта гомуми белем мәктәбенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, спорт ярышларында, көрәш бәйгеләрендә катнашып, район күләмендә дә, республика буенча да югары урыннар алып киләләр. Аларның уңышларында мәктәпнең физик тәрбия бирү укытучысы Ренат Минуллинның өлеше зур, әлбәттә. Ул аларда кечкенәдән спортка мәхәб-бәт тәрбияли, аның кирәклеген аңларга өйрәтә. Алар белән бергә шатлана, алар белән бергә кайгыра. Ренат Нурулла улына күпьеллык хезмәте өчен Биектау муниципаль районы мәгәриф бүлегенең, Суыксу авыл җирлеге һәм Суыксу урта гомуми белем мәктәбенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Без, мәдәният хезмәткәрләре, үз чиратыбызда бәйрәмне матур җырлар белән бизәргә тырыштык. Яшь спортчыларыбызга алга таба уңышлар, спортны яратуларын, ярышларда актив катнашып, алдагы көннәрдә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Спорт ул - сәламәт яшәү рәвеше. Сәламәтлек - олы байлык, диләр. Беркайчан да сәламәтлектән дә кадерле әйбер юк икәнен онытмыйк. Бары тик сәламәт кеше генә матур итеп яши, матур итеп фикер йөртә, уйлый белә. Алга таба яңа омтылышлар белән, матур хыяллар белән, якты киләчәккә таба атлыйк.

Безнең белешмә

Суыксуда дүрт көрәшче егет яшәгән гаилә бар. Бертуган егетләр Чулпан, Инсаф, Эмил, Зөлфәтнең ирешкән уңышлары бик куанычлы. Чулпан - Татарстан буенча татар милли көрәшендә 3 нче урын, билбау көрәшендә 3 нче урынны яулады. Инсаф - Татарстан Республикасы укучылар Спартакиадасында милли көрәш буенча 1 нче урын, «Сабантуй» газетасы призына үткәрелгән республика ярышларында ике тапкыр 3 нче урын, районда, укучылар олимпиадасында катнашып, 1 нче урын, билбау көрәше буенча республика ярышларында 2 нче урыннарны яулады. Гыйниятуллин Эмиль - хәзерге вакытта районның җыелма командасында, төпле, ышанычлы, үсеп килүче көрәшче егет. Аның уңышлары - зона ярышларында, район ярышларында 1 нче урыннар. Быел булачак республика ярышларында көрәшчеләргә җитди көндәш булып тора. Мамадыш районында Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә үткәрелгән татарча көрәш буенча республика турнирында 3 нче урынны алуы шуңа дәлил. Зөлфәт - әлеге гаиләнең иң яшь спортчысы, ул кечкенә булуына да карамастан район башлыгы олимпиадаларында, спорт ярышларында актив катнаша. Ул да абыйлары кебек авылыбыз, районыбыз данын яклаучы батыр көрәшче булып үсәр дип ышанырга була.

Гөлфия САБИРОВА, Кече Рәс клубы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев