Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Батырлар бездә үсә

Мәктәбебездә, аерым алганда, үзем җитәкләгән 9 нчы сыйныфта горурланырлык укучыларыбыз күп. Шуларның берсе - Габдрахманов Фирдүс турында язасым килә. Ул укуда да, спортта да сынатмый. Әлеге укучының әти-әнисе - Габдрахманов Рафиль һәм Гөлнара гаиләдә ике егет, бер кыз үстерәләр. Фирдүс һәм аның абыйсы Рамил көрәштә гел алдынгы урыннарны гына яулыйлар....


Мәктәбебездә, аерым алганда, үзем җитәкләгән 9 нчы сыйныфта горурланырлык укучыларыбыз күп. Шуларның берсе - Габдрахманов Фирдүс турында язасым килә. Ул укуда да, спортта да сынатмый.

Әлеге укучының әти-әнисе - Габдрахманов Рафиль һәм Гөлнара гаиләдә ике егет, бер кыз үстерәләр. Фирдүс һәм аның абыйсы Рамил көрәштә гел алдынгы урыннарны гына яулыйлар. Шундый акыллы, тәртипле, эш һәм спорт сөючән егетләр тәрбияләгән әти-әниләренә аеруча зур рәхмәт белдерәсе килә.

Чираттагы алыш - "Сабантуй" газетасы призына милли татар-башкорт көрәше иде. Егетләребез ТР беренчелегендә Биектау районы данын якладылар. Фирдүс 60 килограммлы авырлык категориясендә 1 нче урынны яулап, Россия беренчелегенә чыкты. Ә Рамил 80 килограмм авырлыкта 3 нче урынны яулады. Афәрин, егетләр!!!

Батырларыбызны Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Галимҗанова Рушания апа да югары бәяли. Мәктәп күләмендә уздырылган линейкада аларга җирле үзидарә исеменнән грамота һәм бүләк тапшырды.

Укучым Фирдүскә Россия беренчелегендә көрәштә зур уңыш телим. Алда торган имтиханнарын да яхшы билгеләргә генә тапшырып, алга таба да мәктәбебезнең, сыйныфның һәм әти-әнисенең горурлыгы булып калсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев