Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Балаларга 1 сентябрьгә бүләк

Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча шәһәрләрдә Спорт сарайлары ачылды. Авылларда спорт мәйданчыклары булдырылды, мәктәпләрдә спорт заллары яңартылды. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта....

Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады.

Спортның бөтен төрләре буенча шәһәрләрдә Спорт сарайлары ачылды. Авылларда спорт мәйданчыклары булдырылды, мәктәпләрдә спорт заллары яңартылды. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.

Безнең Коркачык башлангыч мәктәбе каршында да спорт мәйданчыгы булдырылды. "Таттелеком" элемтә челтәре көче белән мәйданчыкта турник, баскетбол щиты урнаштырылды, бруслар, лабиринт куелды. Ачык төсләргә буялган спорт җиһазлары игътибарны ерактан ук җәлеп итә.

Күптән түгел Коркачык башлангыч мәктәбе каршында төзелгән спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Бәйрәм кичке сәгать 4 кә билгеләнсә дә, көндез үк мәйданчыкта җанлылык хөкем сөрә иде. Яше-карты, бала-чагасы, оешма хезмәткәрләре - барысы да тантанага җыелды.

Реклама

Яңа уку елы башланыр алдыннан укучылар өчен бу вакыйга зур шатлык булды. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган балалар укуда сынатмаячак һәм яхшы күрсәткечләргә ирешәчәк, тәртипләре дә үрнәк булачак.

"Таттелеком" элемтә челтәре эшчеләре балаларга чын бәйрәм бүләк иттеләр. Алар белән төрле уеннар оештырдылар, бүләкләр тапшырдылар, беренче сыйныфка укырга керүче балаларга сумкалар, мәктәпкә футбол, баскетбол һәм волейбол туплары, кыршау һәм скакалкалар бүләк иттеләр. Соңыннан һәрбер баланы туңдырма белән сыйладылар.

Балаларга шундый зур бүләк ясаганнары өчен аларга авыл халкы, балалар һәм аларның әти-әниләре исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев