Балалар өчен күңелле стартлар спорт уеннары уздырылды
Биектау тимер юл станциясе бистәсенә урнашкан спорт комплексында Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен хәйрия чарасы уздырды.
Акция ел саен декабрь башында уза торган инвалидлар декадасына багышлап оештырылды. Балалар өчен күңелле стартлар спорт уеннары уздырылды, "Ак-Барс" хоккей клубы талисманы кечкенә барс башка әкият геройлары белән бергә балаларның күңелен күтәрде. Спорт чарасында катнашкан балаларга күчтәнәчләр һәм истәлекле бүләкләр дә тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев