Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Балалар ГТО да тапшырды

Җәйләр җитү белән, авылларда Сабан туйлары башланып китә. Без дә авыл балаларына балалар Сабантуе үткәрергә булдык. Максатыбыз - балаларга кечкенәдән үк халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү, аны буыннан-буынга тапшыру һәм әби-бабаларыбызның үткәне белән танышып тору. Быел үткәрелгән Сабантуебыз үзенчәлекле булды. Программадагы га-дәттәге милли уеннардан тыш, килгән балалар ГТО нормаларын да үтәргә тиешләр...

Җәйләр җитү белән, авылларда Сабан туйлары башланып китә. Без дә авыл балаларына балалар Сабантуе үткәрергә булдык.

Максатыбыз - балаларга кечкенәдән үк халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү, аны буыннан-буынга тапшыру һәм әби-бабаларыбызның үткәне белән танышып тору. Быел үткәрелгән Сабантуебыз үзенчәлекле булды. Программадагы га-дәттәге милли уеннардан тыш, килгән балалар ГТО нормаларын да үтәргә тиешләр иде.

Бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан ук башланып китте. Белдерүләр язып эленде, уеннарда катнашучы балаларга бүләкләр әзерләнде. Бәйрәм мәдәният йорты ишек алдында башланып китте. Сабан туена дип күп кенә күрше авылдагы балалар да килделәр. Сая, Өбрә, Ташсу, Дөбъяздан, хәтта үткәреләсе бәйрәмне белеп, Казанда яшәүче оныкларын дәү әниләре махсус чакыртып кайтарганнар иде.

Бәйрәмне чүлмәк ватыш уены белән башлап җибәрдек. Бу уен җиңелләрдән дип саналса да, уйнаганда тө-гәллек кирәклеген күрсәтте. Чүлмәкне Суыксуның кечкенә егете Рәмис Әхмәтханов ватты. Программада уеннар күп- төрле иде. Ераклыкка капчык киеп йөгерүдә үзгәрешләр кертелде. Әниләр, нәни балаларын капчыкка бастырып, үзләре йөгерделәр. Шулай ук яңа уен - «балыкны ятьмәгә тоту» булды. Балалар бу уенны бик яратып уйнадылар. Хәтта әниләр дә кечкенә балаларын кулларына күтәреп ятьмә аша чыктылар. Стаканга су ташу, йомырканы кашыкка куеп йөгерү уеннарында да бик теләп катнаштылар. Яңа уеннарның тагын берсе - таякка бәйләнгән җепне ике яктан тигез итеп җыеп килү иде. Шулай ук тизлеккә йомгак чолгау уены үткәрелде. Бу уенда кызлар үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Милли уеннар белән берлектә спорт уеннары да чиратлашып барды.

Бәйрәмгә килгән балалар ГТО нормаларын үтәделәр. Озынлыкка сикерүдә 1 нче урынны Динә Сәйфуллина, отжиманиедә - Адел Камалиев һәм Зөлфәт Гыйниятуллин, кул көрәшендә - Анатолий Юсуф, кызлардан Динә Сәйфуллина, пресс ясауда - Рамазан Хәлиуллин алдылар. Бу ярышны үткәрергә мәк-тәпнең югары сыйныф укучылары Минуллин Булат һәм Гыйниятуллин Эмиль булыштылар. Бу егетләребез озак еллар инде милли көрәштә алдынгы урыннарны алып киләләр.

Бәйрәм дәвам итте. Таяк тартыш уены, күз бәйләп җептән әйбер кисү балаларның яраткан уеннарының берсе. Бу уенда катнашкан һәрбер бала үзенә бүләк алды. Бәйрәм ахырында бию көенә рәхәтләнеп биеп, күңел ачтык. Балалар Сабантуе күңелле һәм эчтәлекле булды. Бәй-рәмгә килгән балалар берсе дә бүләксез китмәде. Алар шулай ук бәйрәмнән үзләренә милли рухи азык алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев