Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

АЗАТ ӨЧЕНЧЕ УРЫННЫ ЯУЛАДЫ

Казан шәһәрендә рус шашкасы буенча ТРның Ачык беренчелеге булды. Ярышлар малайлар һәм кызлар - 8, 10, 13, 16 һәм 19 яшьлекләр арасында биш яшь категориясендә узды. Турнирда Бөгел-мәдән, Биектаудан, Тәтештән, Яшел Үзәннән һәм Казаннан барлыгы 95 шашкачы (60 егет һәм 35 кыз) катнашты, шулай ук Удмуртиядән һәм Чувашстан республикасыннан кунаклар...

Казан шәһәрендә рус шашкасы буенча ТРның Ачык беренчелеге булды.
Ярышлар малайлар һәм кызлар - 8, 10, 13, 16 һәм 19 яшьлекләр арасында биш яшь категориясендә узды. Турнирда Бөгел-мәдән, Биектаудан, Тәтештән, Яшел Үзәннән һәм Казаннан барлыгы 95 шашкачы (60 егет һәм 35 кыз) катнашты, шулай ук Удмуртиядән һәм Чувашстан республикасыннан кунаклар килгән иде.
Биектау шашкачылары - балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгышын уңышлы дип атарга була. Үзенең яшь категориясендә 1 нче Биектау урта мәктәбенең 9 яшьлек укучысы Азат Юнысов уңышка иреште. Ул беренчелекнең бронза призына лаек булды һәм Россия ярышларында катнашу хокукы алды.
Ярышларның тантаналы ябылышында турнирда алдынгы урыннарны яулаучылар медальләр, дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Барлык яшь категорияләрендә ярышларда җиңүчеләргә шулай ук кубоклар, сувенир кружкалар тапшырылды һәм алар 2013 елгы Россия беренчелегенә бару хокукына ия булдылар. Моннан тыш, 2 нче һәм 3 нче урыннарны алган иң яшь шашкачыларга (8 яшькә кадәр) "Татарстан Республикасының иң яхшы шашкачылары" дигән китап бүләк ителде.
Рәсемдә: 1 нче Биектау урта мәктәбенең 3 "А" сыйныфы укучысы Азат Юнысов.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев