Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Автоузышта җиңүчеләр билгеле

Казанның Kazanring автодромында боҗра буйлап узышның россиякүләм сериясенең 4 нче этабы тәмамланды. Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Тольятти, Екатеринбург, Омск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән пилотлар катнашты. "Милли" классында Тольяттидан Роман Агошков җиңүче булды, икенче урынны Казаннан Василий Кораблев ("Парус") яулады. "Туринг-лайт" классында беренче урынга мәскәүле Борис Шульмейстер чыкты. Бу класста...

Казанның Kazanring автодромында боҗра буйлап узышның россиякүләм сериясенең 4 нче этабы тәмамланды. Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Тольятти, Екатеринбург, Омск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән пилотлар катнашты. "Милли" классында Тольяттидан Роман Агошков җиңүче булды, икенче урынны Казаннан Василий Кораблев ("Парус") яулады. "Туринг-лайт" классында беренче урынга мәскәүле Борис Шульмейстер чыкты. Бу класста икенче урында - Орелдан Владимир Черевань.

"Туринг" классының икенче узышы Екатеринбургтан килгән 16 яшьлек пилот Артем Кабаков өчен уңышлы булып чыкты. Иртәнге беренче узышта икенче килгән булса, икенчесендә лидерлыгы бәхәссез иде. Берләштерелгән узышта "Супер-продакшн" классында җиңүчеләр ачыкланды. Дәрәҗәле пьедесталның беренче баскычына - "Подмосковье Моторспорт"тан Андрей Масленников, икенчесенә - Мәскәү пилоты Павел Яшин, өченчесенә чабаксарлы Сергей Шалунов менеп басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев