Артур Ногманов көмеш медаль иясе
Тәтештә 2001-2002 елгы кызлар һәм егетләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беречелеге тәмамланды. Ярышларда республиканың 15 шәһәр һәм районыннан катнашучылар бар иде. Җиңүче исеме өчен көрәшне 170 көрәшче алып барды. Алар арасында Биектауның ирекле көрәш осталары да бар иде. Биектау егете Артур Ногманов ярышларда 58 кг кадәр авырлыкта көмеш...
Тәтештә 2001-2002 елгы кызлар һәм егетләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беречелеге тәмамланды.
Ярышларда республиканың 15 шәһәр һәм районыннан катнашучылар бар иде. Җиңүче исеме өчен көрәшне 170 көрәшче алып барды. Алар арасында Биектауның ирекле көрәш осталары да бар иде.
Биектау егете Артур Ногманов ярышларда 58 кг кадәр авырлыкта көмеш медаль иясе булды. Ул танылган спортсмен, халыкара класслы тренер, Европа чемпионы, XX Олимпиа уеннары катнашучысы Сергей Федорович Тимофеевның шәкерте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев