Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Аргамаклар җилдәй җитез очты

Сабантуйның аерылгысыз бизәге - ат чабышлары. Милли көрәшне көткән кебек, халык бу бәйгене дә көтеп ала, яратып карый. Район Сабантуенда ат чабышларында утызга якын ат катнашты. Иң күбесе җирле токым атлары төркеме иде, алар белән өч чабыш булды. Җайдаклар шулай ук саф токымлы атларда, гарәп чабышкыларында һәм ярым яхшы токымлы...

Сабантуйның аерылгысыз бизәге - ат чабышлары. Милли көрәшне көткән кебек, халык бу бәйгене дә көтеп ала, яратып карый.

Район Сабантуенда ат чабышларында утызга якын ат катнашты. Иң күбесе җирле токым атлары төркеме иде, алар белән өч чабыш булды. Җайдаклар шулай ук саф токымлы атларда, гарәп чабышкыларында һәм ярым яхшы токымлы атларда ярыштылар.

Реклама

Ярым яхшы токымлы атларда беренче урынны "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән Александр Комлев яулады. Саф токымлы атларда - "Тимерхан" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Зилант кушаматлы атта Гөлнара Закирова, гарәп чабышкыларында - Бурхана атында "АгроСтар" ширкәте өчен чыгыш ясаучы Марат Усманов, җирле токым атларында - "Татарстан" агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Фаил Нуриев җиңү яулады.

Үз төркемнәрендә беренче, икенче, өченче урыннарны яулаган җиңү-челәргә акчалата бүләкләр бирелде. Ат чабышларында катнашкан барлык катнашучылар да призсыз калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев