“Алтын алка” турниры җиңүчеләре
Һәвәскәрләр командалары арасында ел да уздырыла торган турнирны безнең район малайлары, шатланып, көтеп алалар. Бу юлы уенны яшь хоккейчылар үзләре генә түгел, аларга көч биреп торырга килгән җанатарлар да яратып карадылар. Һәр матч та кискен, киеренке көрәштә уза, чөнки беренче урын бер генә бит. Нәтиҗәдә "Алтын алка" буенча район турнирында...
Һәвәскәрләр командалары арасында ел да уздырыла торган турнирны безнең район малайлары, шатланып, көтеп алалар.
Бу юлы уенны яшь хоккейчылар үзләре генә түгел, аларга көч биреп торырга килгән җанатарлар да яратып карадылар. Һәр матч та кискен, киеренке көрәштә уза, чөнки беренче урын бер генә бит. Нәтиҗәдә "Алтын алка" буенча район турнирында һәвәскәрләр командалары арасында Әлдермеш мәктәбе хоккейчылары җиңеп чыкты. Икенче урында 1 нче Биектау мәктәбе спортчылары, өченчедә - Мәмдәл мәктәбе укучылары, дүртенчедә - Чыпчык мәктәбе малайлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев