Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • АЛГА ТАБА ДА ҖИҢҮЛӘР ЮЛДАШ БУЛСЫН!

    2011-2014 елларга Татарстан Республикасы буенча хокук бозуларны кисәтү Республика комплекслы программасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә 2012 елның 10 октябреннән 13 октябренә кадәр җәмәгать тәртибен саклау буенча 12 нче Республика Спартакиадасы уздырылды. "Форпост" укучылар, студентлар һәм яшьләр оешмалары арасында Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан 15 команда катнашты. Катнашучыларның гомуми...

    2011-2014 елларга Татарстан Республикасы буенча хокук бозуларны кисәтү Республика комплекслы программасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә 2012 елның 10 октябреннән 13 октябренә кадәр җәмәгать тәртибен саклау буенча 12 нче Республика Спартакиадасы уздырылды. "Форпост" укучылар, студентлар һәм яшьләр оешмалары арасында Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан 15 команда катнашты. Катнашучыларның гомуми саны - 160 кеше.
    Балалар ату, АК-47 автоматын тулы булмаган сүтеп җыю, җиңел атлетика, гомумфизик әзерлек, йөгерү кебек спорт төрләре буенча ярыштылар. Моннан тыш, ярышлар программасына аркан тарту һәм хәрбиләштерелгән эстафета да кертелде.
    Бу чарада Биектау районыннан Бөреле мәктәбенең "Форпост" отряды бердәнбер катнашучы булды, аңа үз районының данын якларга кирәк иде. Балалар яхшы нәтиҗәләргә иреште, бу турыда атыш буенча 2 гомумкоманда урыны дәлилли, гомуми физик әзерлек буенча 3 гомумкоманда урынын шәхси беренчелектә Алинә Галиева алды. Тулаем алганда, җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" укучылар, студентлар һәм яшьләр оешмалары арасындагы Республика Спартакиадасында безнең район командасы 4 урынга лаек булды.
    Без балаларга алга таба да җиңүләр һәм ирешелгәннәр белән генә тукталып калмауны телибез.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: