Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Алдынгылыкны кулдан ычкындырырга уйламыйлар

Усадтагы 70 нче училище студентлары республика күләмендә уздырылган физик әзерлек смотрында II нче урынны алдылар. Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Юность России" җәмәгатьчелек-дәүләт физкультура-спорт берләшмәсенең Татарстан региональ бүлеге агымдагы елның 25-26 апрелендә Казан шәһәрендә республиканың башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 1995-1997 елда туган...

Усадтагы 70 нче училище студентлары республика күләмендә уздырылган физик әзерлек смотрында II нче урынны алдылар.

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Юность России" җәмәгатьчелек-дәүләт физкультура-спорт берләшмәсенең Татарстан региональ бүлеге агымдагы елның 25-26 апрелендә Казан шәһәрендә республиканың башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 1995-1997 елда туган студентлары арасында физик әзерлек смотры буенча ярышлар уздырды.

Укучы яшьләрнең физик әзерлегенә республика смотры физик әзерлекнең XIX нчы Россия смотрында катнашу өчен иң көчле командалар һәм аерым спортчыларны ачыклау максаты белән уздырыла.

70 нче һөнәр училищесыннан 17 кешедән торган җыелма команда катнашты. Алар арасында "Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты", "С" категорияле автомобиль йөртүче", "Повар-кондитер" һөнәр-ләре буенча I һәм II нче курсларда белем алучы студентлар бар иде.

Смотр шартлары буенча һәр егет һәм кыз түбәндәге нормативларны үтәргә тиеш иде: егетләр - 100 метрга йөгерү, 3000 метрга йөгерү, биек перекладинада күтәрелү; кызлар - 100 метрга йөгерү, 1500 метрга йөгерү, кулларны баш артына куеп, аркада яткан килеш гәүдәңне күтәрү. Безнең училище командасыннан смотрда яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр: 23 нче группадан Инсаф Закиров перекладинада күтәрелүдә
1 нче урынны алды, 11 нче группадан Антон Парфенов 100 метрга йөгерүдә, 21 нче группадан Йолдыз Сафиуллина гәүдәсен күтәрүдә иң яхшы нәтиҗәгә ирештеләр. 21 нче группадан Кристина Салтыкова 100 һәм 1500 метрга йөге-рүдә, 12 нче группадан Олег Кочемасов 100 метрга йөгерүдә, 12 нче группадан Андрей Якимов перекладинада күтәрелүдә II нче урынны яулады, 22 группадан Игорь Васин 100 һәм 3000 метрга йөгерүдә яхшы күрсәткеч белән килде.

Спортчыларны җиңүгә ирешүләре белән котлыйбыз! Аларга яңадан-яңа спорт уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев