Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Алда яңа стартлар көтә

Агымдагы ел төрле турнирларда күп тапкырлар җиңү яулаган көрәшчеләребез өчен уңышлы булды. "Көрәш" милли көрәше буенча спорт мастеры, 2013 елгы Универсиадада үз үлчәү категориясендә алтын медаль яулаган Нәфис Миңнебаев өчен ул бигрәк тә истә калырлык булды. Тик тынычланырга әле иртәрәк, алда яңа стартлар көтә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә багышлап, Татарстан Республикасының...

Агымдагы ел төрле турнирларда күп тапкырлар җиңү яулаган көрәшчеләребез өчен уңышлы булды.

"Көрәш" милли көрәше буенча спорт мастеры, 2013 елгы Универсиадада үз үлчәү категориясендә алтын медаль яулаган Нәфис Миңнебаев өчен ул бигрәк тә истә калырлык булды. Тик тынычланырга әле иртәрәк, алда яңа стартлар көтә.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә багышлап, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына 17-19 октябрьдә Казанда "көрәш" татар-башкорт милли спорт көрәше буенча XVIII шәхси-команда ярышлары узачак. Атна башыннан "Байтик"та анда катнашачак көрәшчеләрнең өйрәнү-күнегүләре уздырыла башлады.

Районның җыелма командасы составына җитди спорт ареналарында үзләрен лаеклы көндәшләр дип таныткан иң яхшы көрәшчеләр керде. Болар көрәш буенча спорт мастерлары Нәфис Миңнебаев һәм Радик Фәйзуллин, батырлар Айнур Гыйниятуллин, Разил Низамиев, Ленар Шәяхмәтов, Динар Минҗанов, Айнур Шәйдуллин, Камил Фәтхуллин, Данис Сәлахетдинов, Сиринад Шаһиев, Фәнис Сөнгатуллин, Илнар Шәяхмә-тов, Руслан Шәйдуллин. Мактаулы исемнәре һәм җиңү-ләре булуга карамастан, алар өчен камиллекнең чиге юк, шуңа күрә күнегүләрдән баш тартырга ярамый. Күнегүсез узган бер көн дә көрәш вакытында сиздерә.

Реклама

Үсмерләр дә өлкән иптәшләреннән калышмыйлар. Алар өчен дә татар-башкорт милли көрәше буенча 1995-1996 елларда туган үсмерләр арасында "Татарстан яшьләре" газетасы призына 3-5 октябрьдә Яр Чаллыда Татарстан Беренчелеге узачак. Биектау районы данын Суыксудан Булат Миңнуллин һәм Фәргать Закиров, Битаманнан Рамил Габдрахманов, 3 нче Биектау мәктә-беннән Марат Фәтхуллин, Мүлмәдән Рамис Тимербаев, Биектаудан Самат Әхмәтҗанов, Дөбъяздан Фәнис Кәримов, Айбаштан Илмир Яруллин һәм Инсаф Гыйниятуллин яклаячак.

Мондый югары дәрәҗәдәге ярышлар ныклап әзерләнүне таләп итә. Бәйге нәтиҗәләре соңгы исәптә әйбәтләп әзерләнүдән торса да, ни кызганыч, өйрәнү-күнегү-ләрдә барлык спортчылар да катнаша алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X