Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Аларның җиңүе гади генә җиңү түгел

Узган атнада "Байтик" лагеренда Татарстан Республикасы инвалидларының юбилейлы егерменче спорт фестивале үткәрелде. Үз командаларын җибәрүче районнар моңа кадәр булмаганча күп иде. Аларның кайдан килүләрен үзенчәлекле футболкалары һәм кепкаларына карап белеп булды. Питрәч, Арча, Мамадыш, Алабуга, Лаеш... - барлыгы егермеләп район. Безнең районнан җиде кешелек группа барды. Аларның барысының да мондый...

Узган атнада "Байтик" лагеренда Татарстан Республикасы инвалидларының юбилейлы егерменче спорт фестивале үткәрелде.
Үз командаларын җибәрүче районнар моңа кадәр булмаганча күп иде. Аларның кайдан килүләрен үзенчәлекле футболкалары һәм кепкаларына карап белеп булды. Питрәч, Арча, Мамадыш, Алабуга, Лаеш... - барлыгы егермеләп район.
Безнең районнан җиде кешелек группа барды. Аларның барысының да мондый спорт ярышларында беренче генә тапкыр катнашуы түгел.
Фестиваль җомга көнне төштән соң тантаналы рәвештә ачылды. Анда катнашучыларны ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының бүлек начальнигы Станислав Андреев котлау сүзләре белән каршы алдылар. Алар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең төшенкелеккә бирелмәвен, үз-үзләрен җиңәргә омтылуларын һәм спортта яхшы гына нәтиҗә-ләргә ирешүләрен билгеләп үттеләр.
Беренче фестиваль 1991 елда ук оештырылды. Ул вакытта аның кайчан да булса даими уздырылачагына ышану кыен иде. Моны инвалидларның республика оешмасы җитәкчесе Фәридә Сафиуллина дә шатлык хисләре белән билгеләп үтте.
"Байтик"та инвалидларга ярышларда катнашу һәм яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Алар өстәл теннисы, шашка, армспорт, кулларда күтәрелү, пауэрлифтинг, дартс, колясканы фигуралы йөртү буенча ярышларда көч сынаштылар. Алар, һичшиксез, барысы да соклануга лаеклылар, чөнки катнашучылар, көндәшләрен уздырып, җиңү яуларга гына омтылып калмадылар, аларга әле беренче чиратта авырту-сызлануларын, ягъни үз-үзләрен дә җиңәргә кирәк иде.
Судьялар исә гадел булдылар. Фестивальнең нәтиҗәсе безнең өчен бигрәк тә куанычлы: Биектау командасы беренче тапкыр республикада призлы урынга чыкты - 3 нче урынны яулап, диплом алды. Команданың барлык әгъзаларына бүләкләр тапшырылды.
Команда составына керүчеләрне аерым-аерым әйтми булмый. Менә ул авыруларга буйсынмаучылар: Дания Мортазина, Клара Шәңгәрәева, Виктор Родионов, Наталья Брысаева, Татьяна Мамакова, Азат Мөхәммәтҗанов, Ракит Абдуллаҗанов.
Булдырдыгыз, шулай дәвам итегез! Лондонда паралимпия уеннары барган көннәрдә безнең инвалидларның да калышасылары килми. Уеннарда республика исеменнән Айрат Зәкиев катнаша. Ул призлы урынны яулый алмаса да, мондый күләмле ярышларда катнашу үзе генә дә казаныш булып тора.

Рәсемнәр: «Байтик» лагеренда инвалидларның республика фестивалендә Биектауның тату командасы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев