Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Алардан үрнәк алырлык

Биектау көрәшчеләре "Ватаным Татарстан" республика газетасы һәм Яр Чаллы шәһәре тарафыннан оештырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә милли татар-башкорт көрәше буенча ачык ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Катнашучылар һәм җан-атарлар саны буенча бу турнир Татарстанда гына түгел, Россия регионнарында да иң популяр һәм күренекле булып тора. Быел Боз сараенда республиканың 50 районыннан...

Биектау көрәшчеләре "Ватаным Татарстан" республика газетасы һәм Яр Чаллы шәһәре тарафыннан оештырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә милли татар-башкорт көрәше буенча ачык ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.

Катнашучылар һәм җан-атарлар саны буенча бу турнир Татарстанда гына түгел, Россия регионнарында да иң популяр һәм күренекле булып тора. Быел Боз сараенда республиканың 50 районыннан һәм шәһәреннән 430 катнашучы җыелды, шулай ук 1500 гә якын җанатар һәм көрәш сөюче. Унлап авырлык категориясенең һәрберсендә дүрт призлы урын уйнатылды. Ярышларның баш судьясы - Россия спорт мастеры, республика категориясендәге судья, профессор Рәкыйп Назыйм улы Фәйзуллин.

Команда зачетында Биектау районы көрәшчеләре лаеклы дүртенче урынны яуладылар һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының, Татарстан Республикасы көрәш Федерациясенең, "Ватаным Татарстан" редакциясенең кыйммәтле призлары, медальләре һәм дипломнары белән бүләкләнделәр. Үз үлчәү категориясендә 2 нче урынны алган Радик Фәйзуллин һәм үз үлчәү категориясендә дүртенче булган Нәфис Миңнебаев уңышлы чыгыш ясадылар.

2 мартта "Биектау" спорт комплексында 15-17 яшьлек үсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеген ачу тантанасында Яр Чаллыда февральдә булган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә милли татар-башкорт көрәше буенча Ачык ярышларның призерларын зурлау булды. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм спортчыларны бүләкләү спонсоры Фәнис Гатин Нәфис Миңнебаевка, Марат Хуҗиевка, Рәмис Хәйруллинга, Рөстәм Нургалиевка, Ленар Шәяхмәтовка, Рушан Габдуллаҗановка, Камил Фәтхуллинга, Фәнис Сөнгатуллинга, Фәнис Мортазинга, Радик Фәйзуллинга тренировкаларда фидакарь хезмәтләре һәм ярышларда ирешкән югары нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде. Тормышларын спортка багышлап, алар лаеклы төстә район данын төрле дәрәҗәдәге ярышларда яклыйлар. Көрәшчеләргә һәрвакыт уңыш елмаюын, таза-сау булуларын һәм аларны беркайчан да оптимизм хисе ташламавын теләделәр. Безнең спортчылар яулаган дүртенче команда урыны - югары казаныш. Яшьләрнең үрнәк алырлыклары бар.

Рәсемнәрдә: район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин көрәш батырларын котлый; Биектау командасы.

А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев