Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Җырга-моңга гашыйк ул

Туганда ук язмышыңа язылган вазифаны тоеп-аңлап яшәмәсәң, гомерең әрәмгә үтәргә мөмкин. Кеше фәкать үзенә күкләрдән бирелгән хезмәтне башкарганда гына бәхетле, чөнки ул хезмәт эченә Аллаһының "иҗат" дигән бүләге салынган. Резедәнең дә вазифасы туган авылы Рәскә, туган колхозына, авылдашларына хезмәт итү булды. Менә 11 ел инде ул социаль хезмәткәр булып эшли....

Туганда ук язмышыңа язылган вазифаны тоеп-аңлап яшәмәсәң, гомерең әрәмгә үтәргә мөмкин. Кеше фәкать үзенә күкләрдән бирелгән хезмәтне башкарганда гына бәхетле, чөнки ул хезмәт эченә Аллаһының "иҗат" дигән бүләге салынган.

Резедәнең дә вазифасы туган авылы Рәскә, туган колхозына, авылдашларына хезмәт итү булды. Менә 11 ел инде ул социаль хезмәткәр булып эшли. "Үз эшенең чын остасы, ярдәм-чел, тәмле телле, якты йөзле безнең Резедәбез", - диләр аның турында авылдашлары. "Үз эшемне яратып, тәм табып эшлим", - ди Резедә үзе дә.

Шулай булмаса, Мактау, Рәхмәт хатларына лаек булып, социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнер идеме!

Әйе, күпме сулар аккан ул вакыттан бирле:

Әле генә нәни кызчык идем,

Йөгереп йөрдем яшел чирәмдә.
Чишмәләрдән сулар китердем,
Иңнәремдә - зәңгәр көянтә...

1977 елны 10 сыйныфны бетергәч, Резедә хезмәт юлын Рәс авылында клуб мөдире булып башлап җибәрә. 7 ел клубта эшләгән дәверендә мәдәният өлкәсендә күп кенә уңышларга ирешсә, баянда уйнавы, матур итеп җырлый белүе белән ул авылдашларын таң калдыра. Район күләмендәге чараларның күбесе Резедәдән башка узмый. Яшьлек үзенекен итә - җырга-моңга гашыйк булган, авылдашларының хөрмәтен казанган тыйнак Резедәне Рәс егете Назыйм Гыймадиев үзенең тормыш иптәше итеп сайлый. Назыймның туганнары да, әти-әниләре дә Резедәне ошатып йөргән була. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - балалар дөньяга килә.

1982 елда - Лилия, 1986 елда - Алмаз, 1989 елда Люция исемле балалар бүләк итә Резедә. Каенаналар, өйдәгеләр, балаларны карашып, булышып тора. Авыл тормышы да гадәттәгечә - көтү куасы, сыер савасы, өйне, каралты-кураны тәртиптә тотасы... Болар барысы да Назим белән Резедә җилкәсендә була. Балалар да, үсеп җитеп, югары белем алалар. Кайда гына, кем булып эшләсәләр дә, җырга-моңга гашыйк балалар булдылар. Әниләре кебек матур итеп җырлыйлар. Алмаз күп кенә артистлар белән концертларда чыгыш ясый, бәйрәмнәр, юбилей, туйлар алып бара.

Туганнары белән тату гомер итәләр. Ул караган өлкәннәр дә бик канәгать Резедәдән. Чәмәк, Ташсу, Рәс авылындагы өлкән-нәргә хезмәт күрсәтә ул. Ялгыз калган өлкән кешеләргә "йорт җылысы" бүләк итә. Килеп керүгә, камыр куеп, тәмле ризыгын пешерә, бергәләп чәй эчәләр. Аннан эшкә тотынып, тагын килергә вәгъдә биреп, хушлашып кайтып китә. Үзләренең килене Наилә белән бергә эшләргә туры килә, дус булып, матур итеп эшлиләр.

Бу көннәрдә Резедә үзенең гомер бәйрәмен уздыра. Гаиләсе - балалары, оныклары, килен-кияүләре, туганнары - барысы да түгәрәк өстәл янына утырырлар. Әлбәттә, Резедәгә матур, изге теләкләр юллыйбыз. Иң кадерлесе - балаларыңның, оныкларыңның, гомер юлдашыңның күңел җылысын тоеп яшәү. Гаилә никадәр нык булса, аның җылысы да шулкадәр мамыклы була, җанга рәхәтлек бирә. Гаилә тоткасы - әти-әни, ә балалар - көзгесе. Резедә белән Назим шушы "көзге"дә үзләрен матур итеп күрсеннәр иде, дигән теләктә калам.

Гомер бәйрәмең белән сине, хезмәттәшем Резедә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев