Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ветеранга бик теләп хезмәт күрсәтәбез

    Сугыш афәте кермәгән гаилә юктыр. Олы Кавал авылыннан яу кырына барлыгы 306 кеше китә, шуларның 84 енә генә туган авылына әйләнеп кайту насыйп була. Бүгенге көндә авылыбызда 2 сугыш ветераны яши. Җиһаншин Әгъзам Җиһанша улы һәм Абдрахманов Әд-һәм Абдрахман улы. Абдрахманов Әдһәм Абдрахман улы 1924 нче елның 25 нче маенда...

    Сугыш афәте кермәгән гаилә юктыр. Олы Кавал авылыннан яу кырына барлыгы 306 кеше китә, шуларның 84 енә генә туган авылына әйләнеп кайту насыйп була. Бүгенге көндә авылыбызда 2 сугыш ветераны яши. Җиһаншин Әгъзам Җиһанша улы һәм Абдрахманов Әд-һәм Абдрахман улы.

    Абдрахманов Әдһәм Абдрахман улы 1924 нче елның 25 нче маенда Биектау районы Олы Кавал авылында өченче бала булып дөньяга килә. 4 класс белем ала. 14 яшеннән колхозда эшли башлый.

    1941 нче елда аны, дүрт иптәше белән, Казанга ФЗУга җибәрәләр. Казанга бару өчен Биектау станциясенә киләләр. Сугыш башлану турындагы ачы хәбәрне радиодан ишетәләр. Япь-яшь малайлар ни уйларга да белмиләр. Аларны Донбасска шахтадан күмер чыгарырга җибәрәләр. Җир астыннан күмер чыга торган урынга кадәр дүрт чакрым җәяү бара торган булалар. Айдан артык эшләгәч, кире өйләренә кайтып китәләр.

    Ә авылда моң-сагыш. Сугыш җиле Әдһәм абыйларның да гаиләсенә кагылмый калмый. Әтиләре Беренче Бөтендөнья сугышында ук яраланып кайткан була. Ә хәзер ике абыйсын да сугышка алалар. Әдһәм абый кайткач та колхозга эшкә чыга. Көзен аларны Апас районына окоп казырга җибәрәләр. Зөя буенда өч ай ярым эшлиләр. Эш бик авыр була. Чөнки җирдә инде метрдан артык туң була, ә танкка каршы чокырлар 3 метр тирәнлектә һәм 7 метр киңлектә казыла.

    Әдһәм абыйга 1942 нче елның 19 нчы августында повестка килеп төшә. Шул мизгелләр турында ул менә ниләр сөйләде:
    - Авылдан яшьтәшләрем Газизов Гарәфи, Галиев Гомәр белән чыгып киттек, җигүле ат белән авылдашлар район үзәгенә кадәр озата бардылар. Безне Иваново өлкәсендәге Шуя урманына урнашкан хәрби лагерьга китерделәр. Шунда кораллар белән таныштык, пулемёттан, миномёттан атарга өйрәндек. Каравыл тордык, төрле эшләр эшләдек. Аннан соң безне Москва-40 дигән җиргә алып киттеләр. Юлда барганда ук безнең поездны бомбага тоттылар. Аллага шөкер, без исән-сау барып җиттек. Моннан киендереп, Волхов фронтына озаттылар. Бу 1943 нче елның җәе иде. Тирә-якта сазлык, куе урман. Билдән су эчендә торып окоп казыйбыз. Землянкалар төзергә тырышып карыйбыз, алар шунда ук су белән тула. Аз булса да җылынырга чыршы ботакларыннан шалаш корабыз. Мине 7 нче гвардия аерым миномёт бригадасына билгеләделәр. Орудие расчётында гел татарлар булды. Безнең районнан - үзем, Әлдермештән Әюп Абдуллин, Саядан Һади Хәйруллин, Сабадан Хәмзә Рәхимов, Кама Тамагыннан Гарифуллин Ислам, Миңнуллин Касыйм, Фәттахов Фатыйх, Канаштан Шәяхмәтов бар иде. Өлкән лейтенант Бакумов татарларны бик хөрмәт итте. Без 96 килограммлы снарядларны өч кеше күтәреп йөри идек. Орудиегә ике кеше урнаштыра. Снаряд 6 км ераклыкка оча. Бер атканда кечерәк авыл юкка чыга. Немецлар без аткан җиргә ата, шуңа күрә без атабыз да, кырыйга китәбез. Ут астына эләккән вакытлар да булды. Без партизаннар кебек урманда яттык. Салкын, сазлык. Шунда снарядларны күтәреп йөгерәбез. Урманда яшәгәч, бетли идек. Брезент мунчаларда юындык, киемнәрне салып кайнаталар иде. Аннан озак та үтми, тагын шул хәл кабатлана. Авылдагылар белән хат алышып тордык. Бер иптәшем өебезнең, лапасның януын язды. Өй-дәгеләр өчен бик борчылдым...

    Әдһәм абый 1943 нче ел азагында Карелия фронтында, Заполярье, Белоруссия, Польшадагы сугышларда катнаша. Җи-ңүне Белоруссиядә каршылый. Аларның куанычын сүзләр белән генә аңлатып булмый.

    Аннан соң армия хезмәтен Белоруссиядәге Хәрби шәһәрчектә дәвам итә. 1946 елда ялга җибәрәләр. Ә 1947 нче елның 12 нче июнендә авылга бөтенләйгә кайта.

    1949 нчы елда Фатыйма исемле кызга өйләнә. Бу йортка Фатыйма апа унберенче кеше булып килә. Анда ятим калган өч бала да була. Тормыш иптәшен бик белеп сайлый Әдһәм абый. Кайната-кайнаналарын да хөрмәтләп соңгы юлга, ятим балаларны зур тормыш юлына озаталар. Фатыйма апа бухгалтер, үзе колхозда ат җигә, плотник-бригадир, 12 ел ферма мөдире була, лаеклы ялга чыккач каравылда тора. Алар бик тату гомер кичерәләр. Берсеннән-берсе акыллы биш балага тәрбия бирәләр. Әкрәм, Әнәс, Әнисә, Әнвәр, Әмир исемле балалары тормышта һәркайсы үз юлын тапкан. Әтиләрен хөрмәт итеп, гел кайтып булышып торалар, хәлен беләләр. Әдһәм абыйның 12 оныгы, 14 оныкчыгы бар.

    - 8 иптәшем дә исән калды, үзем яраланмадым, ачлык күрмәдек. Көнгә 900 грамм ипи бирәләр иде, - дип искә ала ул.

    Ә күзләрендә тирән борчу һәм сагыш чагыла. Сугышта батырларча һәлак булган иптәшләрен дә, кире кайтмаган мәрхүм авылдашларын да, әти-әнисен дә, туганнарын, кулны-кулга тотынып гомер кичкән Фатыйма апаны да - барысын да хәтерли, юксына, сагына ул.

    Аллага шөкер, Әдһәм абый үз акылында, акрынлап йөри. Бик акыллы, киң күңелле, мөлаем. Ул мактана белми, бик тыйнак. Сынауларны сабыр гына күтәрә белә. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл йолдыз, Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Совет Заполярьесы оборонасы өчен" медальләренә лаек була.

    "Нинди зарларың, теләкләрең бар?" - дигән сорауга:

    - Нәрсәдән зарланыйм? Аллага шөкер, пенсияне вакытында бирәләр, өйләр җылы, ашарга-эчәргә күп, балалар да, социаль хез-мәткәрләр дә, хөкүмәтебез дә барлап, хәлләремне белеп, күчтәнәчләрен биреп, бәйрәмнәргә чакырып торалар. Рәхмәт кенә. Киләчәк буыннарга саулык, аяз күк йөзе, тыныч, мул тормыш телим. Сугыш дигән афәтне башка беркемгә дә күрергә язмасын иде, - диде.

    Без, шушы тыныч тормышны бүләк иткән, сугыш ачысын татыган сугыш һәм тыл ветераннарына безнең арада булганнары, төпле киңәшләре, якты теләкләре, кылган догалары өчен бик рәхмәтле. Алар балаларының, авылдашларының таянычын тоеп, тыныч. бәхетле гомер итсеннәр дип телибез.

    Хәзергесе вакытта Абдрахманов Әдһәм абый Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче социаль хезмәткәр Фәйзрахманова Зөлфия һәм медицина хезмәткәре Шәйхетдинова Миләүшә тәрбиясендә яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: