Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

УЛ БИК МӨҺИМ ҺӘМ КИРӘКЛЕ ЭШ БАШКАРА

Мин Бөреле җәнлек совхозы поселогында яшим, миңа 86 яшь. Соңгы вакытта үземне карап йөртүе кыенлашты. Бәхетемә, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре мине ярдәмсез калдырмадылар. Кайгыртучанлыгы һәм игътибарлылыгы өчен социаль хезмәткәр Римма Ришат кызы Ибәтуллинага газета аша зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу сөйкемле ханымга шәфкатьлелек, сизгер күңеллелек, кеше хәлен аңлау...

Мин Бөреле җәнлек совхозы поселогында яшим, миңа 86 яшь. Соңгы вакытта үземне карап йөртүе кыенлашты. Бәхетемә, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре мине ярдәмсез калдырмадылар. Кайгыртучанлыгы һәм игътибарлылыгы өчен социаль хезмәткәр Римма Ришат кызы Ибәтуллинага газета аша зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу сөйкемле ханымга шәфкатьлелек, сизгер күңеллелек, кеше хәлен аңлау кебек күркәм сыйфатлар хас. Ул ярдәмче дә, психолог та. Римма килеп киткәннән соң минем кәефем күтәрелә, үз көчемә ышанычым арта һәм, авырту-сызлануларыма карамастан, яшисе килә башлый. Аңа бик зур рәхмәт. Римма Рәшит кызына нык сәламәтлек, изге хезмәтендә сабырлык, бәхет һәм гаиләсенә иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев