Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Сыерчыклар кайтты

Шушы көннәрдә "Бала хокуклары - гомуми кайгыртучанлык" акциясен тормышка ашыру барышында социаль яктан яшәү шартларына җайлашуда кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар өчен "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге Казанның зоология-ботаника бакчасына экскурсия оештырды. Бу көнне анда, "Кошлар көне"нә багышлап, иң яхшы сыерчык оясына конкурс уздырылды. Ярышта Казан шәһәре һәм Биектау районындагы...

Шушы көннәрдә "Бала хокуклары - гомуми кайгыртучанлык" акциясен тормышка ашыру барышында социаль яктан яшәү шартларына җайлашуда кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар өчен "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге Казанның зоология-ботаника бакчасына экскурсия оештырды.

Бу көнне анда, "Кошлар көне"нә багышлап, иң яхшы сыерчык оясына конкурс уздырылды. Ярышта Казан шәһәре һәм Биектау районындагы белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Бәйгедә катнашу өчен анда килүчеләргә кошлар өчен җимлек яки сыерчык оясы ясарга кирәк булды. Эшләрне сайлап алуда төп игътибар аларның үзенчәлекле һәм ясалган җайланманың кошларга оялау өчен яраклы булуына юнәлтелде.

Конкурста җиңүчеләр арасында безнең районның Усадтагы "Волшебный замок" балалар бакчасында тәрбияләнүче Амелия Исламова да бар. Ул икенче урынны алды. Аның тырышлыгы истәлекле приз һәм Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.

"Өмет" Үзәге Амелияне җиңү яулавы белән котлый һәм конкурста катнашкан балаларга, аларның әти-әниләренә, иҗади эшчәнлекне оештыруда ярдәм күрсәткән сәнгать җитәкчеләренә рәхмәт белдерә. Конкурска җибәрелгән һәм кошларга оялау өчен яраклы дип табылган барлык җимлекләр һәм оялар Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев