Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Социаль хезмәт күрсәтү яңа дәрәҗәгә күтәрелер

2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү нигезләре турында" 442 нче номерлы федераль закон гамәлгә керәчәк. Шуннан соң социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак. Халыкның социаль яктан кыен хәлдәге категориясенә нинди уңай үзгәрешләр китерер икән ул? Нинди принципиаль яңалыклары бар? Шушы һәм башка сорауларга Биектау районы...

2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү нигезләре турында" 442 нче номерлы федераль закон гамәлгә керәчәк. Шуннан соң социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак. Халыкның социаль яктан кыен хәлдәге категориясенә нинди уңай үзгәрешләр китерер икән ул? Нинди принципиаль яңалыклары бар? Шушы һәм башка сорауларга Биектау районы социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова җавап бирә.

- Рания Һадиевна, социаль хезмәтләр күр-сәтү турында яңа закон нәрсәгә кирәк булды икән? Искесенең нәрсәсе начар?

- Шуны искә төшерик: хәзер без үз эшебездә таяна торган "Россия Федерациясендә халыкка социаль хезмәтләр күр-сәтү нигезләре турында"гы 195 нче номерлы федераль закон 1995 нче елда ук кабул ителгән иде. Ул чакта социаль хезмәтләр күрсәтү өчен федераль үзәк тә, тө-бәкләр дә җаваплы иде. 2005 нче елның 1 нче гыйнварыннан социаль хезмәтләр күрсәтү буенча вәкаләтләр субъектларга тапшырылды, һәм һәркайсы үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады. Эш барышында "иске" законга күп кенә үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, ул ямаулы юрган хәленә килде, аңа тагын да төзәтмәләр кертү инде максатка ярашлы түгел иде.

Яңа законның әһәмияте бик зур, ул хәзерге чынбарлыкны тулысы белән чагылдыра, элегрәк булган законнарны кулланган чактагы тәҗрибәне (шул исәптән тискәресен дә) исәпкә алып эшләнгән. Ул халыкның социаль хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеген арттыра, аларны күрсәтүче оешмаларның җаваплылыгын төгәл билгели. Бу документның максаты - Россиянең бөтен территориясендә халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү-нең бердәм нормаларын кертү. Моны социаль хезмәткәрләр бик күптән көтә инде.

- Социаль хезмәт-ләрдән файдаланучы кешегә (ә андыйлар безнең укучыларыбыз арасында шактый) яңа законны башыннан ахырына кадәр белү мәҗбүри түгел. Әмма мондый гражданнарга яңа документның төп терминнарын һәм билгеләмәләрен аңлатырга телибез. Яңалыкларның асылын аңлау өчен, аларның кайсылары аеруча мөһим?

- Минем уйлавымча, иң мөһиме - социаль хез-мәтләр күрсәтүнең максатлары. Законда алар болай дип бирелгән: "Кешенең яшәү шартларын яхшырту һәм (яки) аның тормышның төп ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итәрлек мөмкинлекләрен арттыру". "Авыр тормыш шартларында булган гражданин" дигән билгеләмә "социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ гражданин" дигәнгә алмаштырылган. Социаль хезмәтләр күрсәтүнең яңа принцибы - гадәт-ләнгән уңайлы мохиттә торуны саклау. Социаль хезмәтләрнең төрләренә килгәндә, түбәндәгеләр язылган: социаль-көн-күреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-хокукый хезмәтләр, яшәүләрендә чикләүләр булган затларның аралашу потенциалын арттыру.

- "Авыр тормыш шарт-лары" дигән термин озак еллар нигез булып торды. Аңа алмашка нәрсә килде?

- "Авыр тормыш шартлары" дигән терминның, чыннан да бик озак төп термин булып торуына карамастан, барыбер бик «томанлы» булганлыгын билгеләп үтмичә булмый. Моны социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр үзләре дә әйтә иде. Чөнки кемдер аны - киң, кемдер киресенчә, тар мәгънәдә аңлый иде бит.

Моның урынына яңа законда, нинди шартлар булганда, гражданнарның социаль хезмәтләр күр-сәтүгә мохтаҗ дип танылуы төгәл билгеләнгән. Бу хакта 15 нче статьяда язылган. 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан авыруы, җәрәхәт алуы, яше яки гариплеге аркасында үз-үзен карау сәләтен тулысынча яки өлешчә югалткан кешеләр; даими тәрбиягә мохтаҗ бер яки хәтта берничә инвалид (шул исәптән балалык яшендәге) яшәгән гаиләләр ярдәм алачак. Әлбәттә, социаль яраклашуда кыенлыклар кичерү-че бала булган гаиләләр, эше һәм яшәү өчен акчасы булмаган кешеләр дә исемлектә бар. Социаль хезмәткәрләр өйдә агрессия хакимлек иткән һәм хатын-кызлар белән балаларга карата көч куллану очраклары тер-кәлгәндә дә ярдәмгә киләчәк. Наркоманнар, исерекбашлар, уен бәйлелегендәге кешеләр булган гаиләләр дә игътибардан читтә калмаячак.

- Яңа закон белән га-мәлгә кертеләсе принципиаль яңалыкларның берсе - "социаль хез-мәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы". Бу документ нәрсәне аңлата, һәрвакыт үзгәртеп рәсми-ләштерергә кирәк булу аркасында, гражданнарга авырлык китермәсме ул?

- Социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы - күчерелмә мәгънәдә әйт-кәндә, ярдәм күрсәтүнең "юл картасы" һәм ул өч елга эшләнәчәк. Әлбәттә, кирәге чыкса, гражданинның социаль хезмәтләргә ихтыяҗы үзгәрсә, аны ешрак та итәргә була. Программа төзү - гариза нигезендә гражданинның яшәү урынындагы территориаль социаль яклау органнарының өстенлекле хокукы. Дөрес, алдан социаль яклау органы гражданинны социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ дип танырга һәм социаль хезмәтләргә индивидуаль ихтыяҗын ачыкларга тиеш.

Программага түбәндә-геләр керә: социаль хезмәтләрнең формасы, социаль хезмәтләр күр-сәтүнең төрләре, күләме, ешлыгы, шартлары, сроклары, тәкъдим ителүче хезмәткәрләр исемлеге һәм социаль күзәтеп тору. Программа гражданин өчен - тәкъдим рәвешендә, хезмәт күрсәтүче өчен мәҗбүри.

Әйтик, шундый программага ия булган кеше башка җиргә күчәргә уйлады, ди. Әгәр күчү үзебезнең республика эчендә генә булса, яңа урында да аңа күчкәнче файдаланган хезмәтләрне күрсәтәчәкләр. Бернинди яңа документ та әзерләргә кирәкми. Алай гына да түгел, хәтта гражданин башка төбәккә күчәргә карар кылган булса да, аның элек яшәгән урынында тө-зелгән программа Россия Федерациясенең бу субъектында гамәлгә куелган социаль хезмәтләр исемлеге күләмендә гамәлдә булып кала. Аннары яңа документ сорап мөрәҗәгать итәсе була, билгеле, әмма ашыгырга кирәкми.

- Яңа закон кагыла торган кешеләрне, барыннан да бигрәк, социаль хезмәтләрне кемнәрнең бушлай алачагы кызыксындыра.

- Беренчедән, балигъ булмаган балаларга, икенчедән, гадәттән тыш хәлләрдә яки милләтара кораллы конфликтларда зыян күргән кешеләргә, өченчедән, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумының бер ярым күләменнән әзрәк булган гражданнарга бушлай ярдәм итәчәкләр. Дөрес, моңа социаль хезмәт күрсәтүнең кайбер учреждениеләрендә ала торган стационар хез-мәтләр керми. Кемгәдер исемлек кыска булып тоелыр. Әмма без социаль хезмәтләрне бушлай алучыларның саны артыр дип фаразлыйбыз. Пенсия фонды мәгълү-матларына караганда, республикада бүген яшәү минимумының бер ярым күләменнән әзрәк пенсияне 158,6 мең кеше, шул исәптән пенсия яшендәге инвалидлар да, шулай ук хезмәткә яраклы яшьтәге 60,2 мең инвалид ала.

- Яңа законның 22 нче статьясында сүз "социаль ярдәм (сопровождение)" турында бара. Алга киткән илләрдә социаль хезмәт күрсә-түнең мондый төре күптәннән кулланыла инде. Россия законында әлеге термин нәрсә-ләрне күздә тота икән соң?

- 442 нче законда социаль ярдәм медицина, психологик, педагогик, юридик, социаль хез-мәтләргә карамаган социаль ярдәмне күздә тота. Аның нигезендә - андый ярдәмне күрсәтүче оешмаларның ведомствоара бер-берсенә булышып эшләве. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, социаль ярдәм чаралары социаль хезмәтләр күр-сәтүнең аерым программасында чагылыш таба.

- Киләсе елның гыйнварыннан социаль хез-мәт күрсәтү өлкәсенә шәхси оешмалар да кертеләчәк. Бу уңайдан сезнең фикерегез нинди?

- Яңа закон "яшел ут" кабыза һәм социаль эшмәкәрлеккә зур мөмкинлекләр ача. 1995 елдан бирле гамәлдә булган закон нигезендә социаль хезмәт күрсәтү буенча дәүләт хезмәтләрен бары тик дәүләт һәм муниципаль органнар гына күрсәтә алды. 2015 нче елдан дәүләт социаль стандартларны үзе билгеләячәк һәм андый хезмәтләр күрсәтүне матди яктан тәэмин итәчәк. Социаль хезмәт күрсәтү заказлары үз-ләре конкурс нигезендә билгеләнәчәк, аларны тормышка ашыручылар коммерциягә караган һәм карамаган оешмалар, шәхси эшмәкәрләр була ала.

- Кайвакыт шулай бу-ла: кемгәдер социаль хезмәткәр ярдәме шунда ук кирәк, ниндидер документлар теркәп торырлык вакыт юк. Мондый очракта ниш-ләргә?

- Яңа законны эшләүчеләр тормышта мондый хәлләрнең дә булу ихтималын күздә тотканнар. Мөстәкыйль төр сыйфатында ашыгыч социаль хезмәтләр билгеләнгән. Алар аерым программа һәм килешү төземичә генә күрсәтеләчәк. Бу үзенә күрә ашыгыч социаль ярдәм һәм ул әлеге хезмәтләрне алучының аңа ни дәрәҗәдә мохтаҗ булуына карап күр-сәтеләчәк. Мондый очракта сүз, әйтик, бушлай ашату, кием-салым һәм көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итү, юридик һәм ашыгыч психологик ярдәм турында барырга мөмкин.

- Законга ниндидер яңалыклар кертелүе турында ишеткәч, кешеләр борчылыша башлыйлар: кем белә, бәлки тискәре яклары уңайларына караганда күбрәк булыр?

- Шунысын билгеләп үтәм: социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тиешле режимда эшли, яңалыклар кертелү сәбәпле, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар алардан бер генә көнгә дә мәхрүм калмаячак. "Элек ничек иде дә, хәзер ничек" дип чагыштырулар котылгысыз булганлыктан, алда сизелерлек үзгәрешләр көтелгәнлектән, законда күчү чоры күздә тотылган. Кыскача гына аңлатканда ул түбәндәгечә: социаль хезмәтләр исемлеге, аларны күрсәтү шартлары 2014 елның 31 декабренә булганы белән чагыштырганда начарая алмыйлар. Яңа законны гамәлгә ашыра башлаганда ниндидер кытыршылыклар да булуы ихтимал, әмма алар бездә социаль хезмәт күрсә-телә торганнарга тискәре йогынты ясамас, дип уйлыйм.

2014 ел дәвамында Татарстанда киң күләмле ведомствоара эш уздырылды, анда социаль блок, финанс, элемтә министрлыклары, тарифлар комитеты, икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге катнашты. "Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге кайбер мәсьәлә-ләрне җайга салу турында"гы республика законы проекты ТРның Дәүләт Советы утырышында каралачак. Кирәкле документлар тупланмасы безнең республикада үз вакытында кабул ите-ләчәк, 2015 нче елның
1 гыйнварыннан исә социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев