Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – “Кырлай”, диләр...

Арча районында, искерә төшкән йортларын каеннар һәм таллар уратып алган Кырлай дип аталган кечерәк кенә авылда, татар шагыйре Габдулла Тукайның мемориаль комплексы төзеп куелган. "2015 елда Татарстанның музейлы язы" республика акциясен тормышка ашыру барышында "Өмет" Үзәге белгечләре пенсионерлар һәм инвалидлар - "Җылы очрашулар" клубына йөрүчеләр өчен җанлы табигать тарафыннан иҗат...

Арча районында, искерә төшкән йортларын каеннар һәм таллар уратып алган Кырлай дип аталган кечерәк кенә авылда, татар шагыйре Габдулла Тукайның мемориаль комплексы төзеп куелган.

"2015 елда Татарстанның музейлы язы" республика акциясен тормышка ашыру барышында "Өмет" Үзәге белгечләре пенсионерлар һәм инвалидлар - "Җылы очрашулар" клубына йөрүчеләр өчен җанлы табигать тарафыннан иҗат ителгән урыннарга сәяхәт оештырдылар.

Әдәби-мемориаль комплекс Ия елгасының рәсемдәгедәй матур ярында урнашкан. Комплексның төп бинасы агачтан салынган, тышкы яктан караганда да, эче дә күңелгә ятышлы: сизелер-сизелмәс кенә агач исе килә, сырлап-уеп ясалган бизәкләр күз-ләрне рәхәтләндерә, салкынча һава һәм һәркайда җыйнаклык-пөхтәлек. Музей каршына Бакый Урманче проекты буенча эшләнгән Габдулла Тукай һәйкәле куелган.

Музейның алты залына татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче экспонатлар, Тукай әсәрләренең беренче басмалары, архив фотоматериаллары һәм революциягә кадәр чыгарылган открыткаларның репродукцияләре куелган. Кайчандыр шагыйрь үзе, аның якыннары файдаланган әйберләр, яраткан китаплары, газета-журналлар, көнкүреш кирәк-яраклары аеруча зур кыйммәткә ия. Икенче катта рәссамнар һәм декоратив сәнгать осталарының әсәрләре белән танышырга мөмкин. Аларда Г.Тукай әсәрләренең төп эчтәлеге чагылдырылган.

"Данлыклы кешеләр Кырлайда" дигән фото-күргәзмә зур кызыксыну уятты. Анда әлеге музейда булган Россия һәм чит илләр делегацияләренең фотолары урын алган. Без, татарстанлылар, якында гына яшәсәк тә, көндәлек ыгы-зыгыдан арына алмыйча, тарихыбызның шушындый мө-һим истәлекләрен барып карарга вакыт тапмыйбыз. Ә Чиләбедән, Уфадан, Астраханьнан, Мәс-кәүдән, Америка Кушма Штатларыннан, Фран-циядән килеп, әлеге урыннарның могҗизага тиң гүзәллегенә сокланалар, тәкъдимнәр һәм фикерләр кенәгәсенә матур тәэсирләрен язып та калдыралар.

Музейның оҗмахка тиң бакчасында килүчеләрне Тукай әкиятләренең геройлары: Батыр һәм Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Су анасы каршы ала. Ә әйләнә-тирәдә Тукайның "Шүрәле" поэмасында искә алынган меңъяшәр наратлар үсә. Музей хезмәткәрләре кечкенә чыршылар утыртып, тулы бер аллея ясаганнар, аларның һәркайсына Г.Тукай исемендәге әдә-би премия лауреатының исеме язылган. Андыйлар арасында - шагыйрь Хәсән Туфан, язучы Гариф Ахунов, композиторлар Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, драматурглар, режиссерлар, архитекторлар, балетмейстерлар, дирижерлар, әдәбият белгечләре, балет һәм театр артистлары.

1892-1894 елларда нәни Апуш яшәгән йорт - Г.Тукайның тәрбиягә алган әтисе - Сәгъди Салихов йортында булу да зур тәэсирләр калдырды. Анда ул чактагы тормыш-көнкүрешкә кагылышлы әйберләр, XIX нчы гасырның гади татар гаиләсендәге гореф-гадәт-ләр, кәсепчелек белән таныштык.

Экскурсия азагында барыбыз да сувенирлар киоскыннан истәлеккә бүләкләр алдык, аннары "чәй табыны" янында күргәннәребез-ишеткән-нәребез турында сөй-ләштек, фикер алыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев