Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Әниләргә сертификатлар тапшырылды

ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Аларны ике гаилә - Биектау авылыннан Эльза Гәрәева һәм Әлфия Хәмәтова алды. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасының Биектау районындагы Идарәсе начальнигы Эльмира Кәримова сертификатлар тапшырганда гаиләләрне шушы вакыйга белән котлады, аларга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм иминлекләр теләде. Ул дәүләтебез сәясәтендә гаиләләр...

ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

Аларны ике гаилә - Биектау авылыннан Эльза Гәрәева һәм Әлфия Хәмәтова алды.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасының Биектау районындагы Идарәсе начальнигы Эльмира Кәримова сертификатлар тапшырганда гаиләләрне шушы вакыйга белән котлады, аларга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм иминлекләр теләде.

Реклама

Ул дәүләтебез сәясәтендә гаиләләр иминлегенә, балалар тууга зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте.

Сертификат алырга дигән карарга килгән гаиләләрне Биектау районындагы Пенсия Фонды Идарәсе хезмәткәрләре, тиешле документларны әзерләүдә булышу өчен, клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә көтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев