Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Матди ярдәм күрсәтелде

Краснодар краенда булган табигать бәла-казасы зур җимереклекләргә, торак йортларның, халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү объектларының, транспорт чараларының зарарлануына һәм иң куркынычы - кеше корбаннарына китерде. Гелендҗик, Крымск, Новороссийск һәм Краснодар краеның башка күп кенә поселокларында яшәүчеләр күпләп су басу нәтиҗәсендә тормыш өчен элементар шартлардан һәм чаралардан мәхрүм калдылар. Алар арасында күпләгән...

Краснодар краенда булган табигать бәла-казасы зур җимереклекләргә, торак йортларның, халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү объектларының, транспорт чараларының зарарлануына һәм иң куркынычы - кеше корбаннарына китерде.
Гелендҗик, Крымск, Новороссийск һәм Краснодар краеның башка күп кенә поселокларында яшәүчеләр күпләп су басу нәтиҗәсендә тормыш өчен элементар шартлардан һәм чаралардан мәхрүм калдылар. Алар арасында күпләгән өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар бар.
Биектау бердәмроссия-леләре табигать бәла-казасы вакытында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм районда җыелган гуманитар һәм матди ярдәмнең йортсыз-җирсез, милексез калучыларга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерәләр.
2012 елның 9 июлендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегенең Сәяси советы Президиумы табигый бәла-казадан зыян кү-рүчеләргә ярдәм итү буенча штаб булдырды, партиянең Региональ ярдәм Фонды тарафыннан акчаларны җыю өчен счет ачылды. Сәяси совет әгъзалары, башлангыч бүлекчәләрнең секретарьлары, хезмәткәрләре "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары булып торган оешмалар һәм учреждениеләр Краснодар краенда яшәүчеләрнең бәласына кайгыруларын белдерделәр һәм көчләреннән килгән кадәр ярдәм иттеләр.
Безнең районда акчалар җыюны Биектау районы буенча социаль яклау Идарәсе, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе һәм "Өмет" Үзәге оештырдылар.
23 июльгә "Бердәм Россия" партиясенең Региональ ярдәм фондына күчерелгән сумма 6500 сум тәшкил итте, "Российский Красный Крест" Җәмәгать оешмасының Краснодар край бүлекчәсенең счетына - 162250 сум күчерелде. Барлыгы - 168750 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев