Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Максатлы программа

Ирегеннән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтучыларны төзәлү юлына бастыруның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен республикада "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүчеләргә яңадан кешеләр арасында яши башларга булышу (ресоциализация)" дигән максатлы программа тормышка ашырыла. Аның максаты - төрмәдән кайткан кешеләрне социаль яктан тормышка яраклаштыру. Программа үз алдына хөкем ителгәннәрне социаль җәмгыятькә кушылырга алдан әзерләү,...

Ирегеннән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтучыларны төзәлү юлына бастыруның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен республикада "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүчеләргә яңадан кешеләр арасында яши башларга булышу (ресоциализация)" дигән максатлы программа тормышка ашырыла.
Аның максаты - төрмәдән кайткан кешеләрне социаль яктан тормышка яраклаштыру. Программа үз алдына хөкем ителгәннәрне социаль җәмгыятькә кушылырга алдан әзерләү, эшкә урнаштыруда булышу, социаль ярдәм күрсәтү бурычын да куя. "Өмет" Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре әлеге кешеләрнең мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен, аларның туган-тумачалары белән элемтәсен яңарту, башка төрле хезмәтләр күрсәтү эше алып баралар. Белгечләр медицина ярдәме, документлар алуда булышалар, зарурлык килеп чыкканда кулланылышта булган кием-салым бирелә, кешенең сәләтенә һәм мөмкинлегенә туры килә торган һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтелә. Килеп туган проблемаларны чишүдә, яшәү-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә, тотрыклы тормыш рәвешен булдыруда булышалар.
"Ирегеннән мәхрүм ителүчеләргә яңадан кешеләр арасында яшәргә булышу (ресоциализация)" программасын тормышка ашыру хокук тәртибе бозу һәм җинаятьләр санын киметергә, төрмәдән кайтып, эшкә урнашучы кешеләр санын арттырырга, аларга җәм-гыятьтәге төп кагыйдәләр һәм нормаларны үтәүгә тизрәк ияләшергә мөмкинлек бирер.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев