Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Өлкәннәр өчен кәефне күтәрүдә әйбәт чара

    Биектау «Өмет» Үзәге өлкән яшьтәге кешеләр өчен эчтәлекле сәяхәт-ләр уздыруны гадәткә кертте. Күптән түгел бер төркем Зөя утравында булып кайтты. Свияжск утрау-шәһәре Казанга якын гына урнашкан. Әле хәзер дә, үз биләмәсенең яртысыннан артыгын, кайчандыр шә-һәрне бизәп торган гыйбадәтханәләрен югалт-кач та, Свияжскиның «Буян утравы» дип аталырга тулы хакы бар. «Салтан патша...

    Биектау «Өмет» Үзәге өлкән яшьтәге кешеләр өчен эчтәлекле сәяхәт-ләр уздыруны гадәткә кертте. Күптән түгел бер төркем Зөя утравында булып кайтты.

    Свияжск утрау-шәһәре Казанга якын гына урнашкан. Әле хәзер дә, үз биләмәсенең яртысыннан артыгын, кайчандыр шә-һәрне бизәп торган гыйбадәтханәләрен югалт-кач та, Свияжскиның «Буян утравы» дип аталырга тулы хакы бар. «Салтан патша турында әкият»ендә Пушкин аның хакында язгандырмы - анысы мөһим түгел, әмма кенәз Гвидон шәһәренең тасвирламасына туры килә торган бүтән каланы табу кыен.

    Күптән түгел «Өмет» Үзәге «Җылы очрашулар» клубына йөрүче пенсионерлар һәм инвалидлар өчен Свияжск утравына сәяхәт оештырды. Гадәттәгечә, бу сәфәр дә анда катнашучылар өчен ял итү һәм күңел ачу гына түгел, ә урта гасырлар чорындагы Рус патшалыгы һәм Казан ханлыгы тарихы турында кызыклы мәгълүмат чыганагы да булды.

    Казан ханлыгы биләмәсендә төзелгән рус кирмәне барлык сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр, дипломатларга гаҗәеп бер могҗиза булып тоелган, кабатланмас матурлыгы белән барысын да сокландырган. Свияжск каласы кичергән барлык күтәрелү һәм түбән төшү, чәчәк ату һәм бушап калу чорлары хакында экскурсовод бик мавыктыргыч итеп сөйләде, экскурсантларга Явыз Иванның шәхесенә яңа төрле бәяләмә бирергә ярдәм итте. Рәхимсез һәм хакимдар патша булу белән бергә ул гаять зирәк акыллы, даһи тактик һәм стратег, белемле һәм кыю хәрби җитәкче булган.

    Экскурсиягә баручыларның күбесе Идел елгасы аша салынган тимер юл күпере аша әллә ничә тапкыр узган булсалар да, аның «Романовлар күпере» дип аталуын, Романовлар династиясенең патшалыгына 300 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан төзелгәнлеген, ныклыгы ягыннан Европада беренче булуын хәзер генә белделәр.

    Хәзерге Свияжск гыйбадәтханәләр һәм чир-кәүләрдән генә тормый. Ул - Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районындагы 300 чамасы кеше яши торган авыл. Монда Тузган торакны бетерү программасы буенча йортлар салына, балалар бакчасы һәм мәктәп бар. Татарстанның иң өлкән хатын-кызы (110 яшьтән узган) да озак вакыт шушында яшәгән. Ул сөйләгәннәргә нигезләнеп, Свияжскидагы күп кенә тарихи вакыйгалар торгызылган.

    Свияжск… Никадәр онытылып торды бит ул, аның кирмән диварлары күпме серләр саклыйдыр әле! Бу - гадәти булмаган урын, гомереңдә бер генә тапкыр булса да, аны күрергә кирәк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: