Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

“Көзге шәфкатьлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” ШӘФКАТЬЛЕ ТАТАРСТАН

Республика күләмендәге "Көзге шәфкатьлелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" ШӘФКАТЬЛЕ ТАТАРСТАН иреклеләр акциясе кысаларында 7-14 сентябрьдә Биектау районында да шундый ук гамәл оештырылды. Район кешеләре кулланылышта булган уенчыклар, канцелярия кирәк-яраклары, өс һәм аяк киемнәре алып килделәр. "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге хезмәткәрләре бу әйберләрне аз тәэмин ителгән, тормышта кыен...

Республика күләмендәге "Көзге шәфкатьлелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" ШӘФКАТЬЛЕ ТАТАРСТАН иреклеләр акциясе кысаларында 7-14 сентябрьдә Биектау районында да шундый ук гамәл оештырылды. Район кешеләре кулланылышта булган уенчыклар, канцелярия кирәк-яраклары, өс һәм аяк киемнәре алып килделәр. "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге хезмәткәрләре бу әйберләрне аз тәэмин ителгән, тормышта кыен хәлдә калган һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә тараттылар.

Мондый акция дәвам итә. Әйбәт сакланган, чиста балалар һәм үсмерләр киемнәре, канцелярия товарлары, акыл сәләтен үстерә торган уеннар, уенчыклар, үзләре файдаланмый торган йомшак мебель, көнкүреш техникасы булучыларның бу әйберләрне мохтаҗ гаиләләргә бирү өчен Биектау тимер юл станциясе поселогы, Мәктәп урамы, 19 нчы йорт адресы буенча "Өмет" үзәгенә мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез. Тел. 3-29-07.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев