Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Картлык килеп тә йөрмәсен...

Элек без туристлар белән музейлар буйлап йөрүче ыспай гәүдәле чит ил карчыкларын күреп гаҗәпкә кала идек. Үзебезнең әбиләребез дә алардан бер дә ким түгел икән, ләбаса! Чит илләргә бармасак та, үз туган җиребезнең тарихи урыннары буйлап әйбәт йөрибез. Авыл кешесенә җиңел түгел: яшь чакта алны-ялны белми эшләгәннәр, балаларын аякка бастырганнар,...

Элек без туристлар белән музейлар буйлап йөрүче ыспай гәүдәле чит ил карчыкларын күреп гаҗәпкә кала идек.
Үзебезнең әбиләребез дә алардан бер дә ким түгел икән, ләбаса! Чит илләргә бармасак та, үз туган җиребезнең тарихи урыннары буйлап әйбәт йөрибез. Авыл кешесенә җиңел түгел: яшь чакта алны-ялны белми эшләгәннәр, балаларын аякка бастырганнар, оныкларын үстерешкәннәр, эштән соң аларны, кухня мәшәкатьләреннән тыш, әле бакча да көтеп торган. Хәзер исә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге тырышлыгы белән район пенсионерлары дөнья күрү мөмкинлегенә ия булдылар. Әле күптән түгел генә алар Болгарда булып кайттылар. ЮХИДИ начальнигы Ленар Рөс-тәм улы Сафиуллин транспорт бирде, ә "Өмет" Үзәге җитәкчесе Люция Шамил кызы Го-бәйдуллина группа җитәкчесе итеп социаль эш белгече Гөлшат Сәит кызы Гарипованы билгеләде.
Юл якын түгел. Термоска чәйләр тутырып, ашарга ризыклар алып, иртә таңнан юлга чыктык. Һава торышы искиткеч. Барысының да йөзләре якты, күңелләре тыныч. Болгар шәһәре безне заманча матур биналары һәм шушы көннәргә кадәр сакланган хан төрбәләре - җирләү урыннары, чиркәү һәм мәчет манаралары белән каршы алды. Алтын Урда таркалган чорда сугыштан соң князь Булат Тимур (Аксак Тимур) Идел Болгариясе территориясенә җимергеч һөҗүм ясый, Болгар шәһәрен хәрабә хәленә китерә. Соңыннан бу шәһәр өр-яңадан төзелә һәм элеккечә һөнәрчелек һәм сәүдә үзәгенә әверелә. Аның территориясендә бик матур биналар: кечкенә манара, өч яруслы "Кара палата", "Кызыл" һәм "Ак" палаталар сакланган. Бу экскурсиядән күп файдалы нәрсәләр турында белдек: бик матур яңа Ак мәчет, Икмәк музее төзелгән, анда авылның борынгы замандагы һәм хәзерге тормышы күрсәтелгән.
Кай җирләребез авыртканны да онытып, бер бинадан икенчесенә яшьләрдән дә җитезрәк йөрдек. Изге җир көч бирә һәм савыктыра. Барыбыз да матураеп, яшәреп киткән сыман булдык. Җил тегермәнендә тартылган, кешенең күңел җылысы кергән һәм тормыш рухы сеңгән оннан пешерелгән хуш исле ипи сатып алдык.
Мәгълүматларга гаҗәеп бай булган бу көнне һәрберебез тыныч уздырды. Барыбызның да күңелләре күтәренке иде, ә Гөлшат Сәитовна яныбыздан китмәде: кемгәдер ягымлы елмайды, кемнедер кочаклап алды, кемнеңдер хәлен сорашты, башыннан сыйпап узды. Бу искиткеч шәфкатьле, киң күңелле ханым. Без үзебезне бәхетле хис иттек. Картлык ишек кагып йөрмәсен әле, без өйдә юк, без - юлда...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев