Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Изге урыннар буйлап күңелле сәяхәт

18 июльдә 16 кеше - Биектау "Өмет" Үзәгенең "Җылы очрашулар" ("Теплые встречи") клубы әгъзалары Биләргә барды. Иң башта тарихи-археологик музейга, Арбузовлар музеена, аннан соң Бөек шәһәрнең изге объектларына юнәлдек. Монда ныгытмаларның калдыклары һәм борынгы мәчет фундаментлары арасында безнең өлкәннәребез намаз укыды. Алар автобуска утыруга җылы яңгыр ява башлады. Беренче яңгыр...

18 июльдә 16 кеше - Биектау "Өмет" Үзәгенең "Җылы очрашулар" ("Теплые встречи") клубы әгъзалары Биләргә барды.
Иң башта тарихи-археологик музейга, Арбузовлар музеена, аннан соң Бөек шәһәрнең изге объектларына юнәлдек. Монда ныгытмаларның калдыклары һәм борынгы мәчет фундаментлары арасында безнең өлкәннәребез намаз укыды. Алар автобуска утыруга җылы яңгыр ява башлады. Беренче яңгыр тамчыларын күреп, экскурсовод Миләүшә Нуховнаның күңеле тулды. Бу урыннарда җәй башыннан бирле яңгыр булмаган, үләннәр көйгән, күп агачларның яфраклары коелган. Яңгыр безне Биләрдән 3 километр арада урнашкан "Хуҗалар тавы"на кадәр озата барды. Килеп җиткәндә яңгыр туктады һәм безнең сәяхәтебез "Хуҗалар тавы" итәгендәге яшел урманга бару белән дәвам итте. Биредә дә өлкәннәребез Аллаһыга гыйбадәт кылды, "Изге чишмә"дән саф, тәнгә көч кертә торган суны эчтеләр, аннан җиңеллек белән 444 баскыч буйлап Изге тау түбәсенә күтәрелделәр. Изге тауда икенде намазын укыгач, барыбыз да истәлеккә фотога төштек. Ә аннан соң һәрберебез үзенчә ашыкмый гына озаклап ял итте, кемдер махсус җиһазланган кабинкаларда коенды, кемдер бу әкияти матур почмакны карап йөрде, ә кемдер биредәге табигатькә таң калып, сокланып утырды. Кайтыр юлга кузгалдык, тагын җылы һәм тын яңгыр ява башлады, ул безне Биектауга кайтканчы озата барды.
"Җылы очрашулар" клубы әгъзалары Биләргә барудан үзләренә бик күп уңай тәэсирләр алдылар һәм өлкән кешеләр турында ныклап кайгырткан өчен халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге җитәкчесе Люция Шамил кызы Гобәйдуллинага, Андриан Борисович Тябинга һәм автобус йөртүче Нил Хөсни улы Шәймәрдәновка зур рәхмәт белдерделәр.
Рәсемдә: Биләрдәге Изге чишмә .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев