Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Инвалидларга субсидия-ташламалар бирүдәге яңалыклар

2015 нче елның 29 нчы июнендә чыккан "Россия Федерациясе Торак кодексына һәм РФнең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 176 нчы номерлы федераль закон үзләренә ничек тә булса кагылыр дип, ташлама ияләре уйлап та карамагандыр, мөгаен. Чынбарлыкта ул турыдан-туры кагыла. Закондагы яңалыклар һәм аларның асылы турында ТР Хезмәт, халыкны эш...

2015 нче елның 29 нчы июнендә чыккан "Россия Федерациясе Торак кодексына һәм РФнең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 176 нчы номерлы федераль закон үзләренә ничек тә булса кагылыр дип, ташлама ияләре уйлап та карамагандыр, мөгаен. Чынбарлыкта ул турыдан-туры кагыла. Закондагы яңалыклар һәм аларның асылы турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова белән сөйләштек.

- Рания Һадиевна, 176 нчы законның кайсы өлеше ташлама ияләрендә чагылыш табачак, аңа бәйле рәвештә ниләр үзгәрәчәк?

- Бу закон берничә федераль законга үзгәрешләр кертә. Үзгәрешләр торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламаларга кагыла. Инвалидлар, шулай ук техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар категориясенә керүче федераль ташламага ия кешеләр өчен субсидия-ташламаның күләме куллану нормативларына карап исәп-ләнәчәк. Моңарчы халыкның бу категориясенә торак-коммуналь хезмәтләр өчен

фактта исәпләнгән сумманың 50 проценты күләмендә ташлама бирелә иде.

- Бу закон биектаулыларның ничәсенә кагыла?

- Беренче чиратта яңа закон, зур фатирларда һәм йортларда яшәп, коммуналь хезмәтләрне билгеләп куелган куллану нормативларыннан артык кулланучы гражданнарга кагылачак. Алар - социаль ярдәм чаралары алучы барлык инвалидларның 2239 ы.

- Әлегә кадәр алып торган суммаларның кимүе кешеләрне шатландырмас, билгеле. Инвалидларның аерым өлешенә бу үзгә-решләрнең тискәре тәэсирен киметү өчен, нинди чаралар күрү күздә тотыла?

- Торак шартлары төрле булу ихтималын һәм адекват чаралар күрү өчен вакыт кирәклеген исәпкә алып, республика җитәкчелеге социаль ярдәмнең өстәмә чараларын кертү турында карар кабул итте. Алар халыкка яңа үзгәрешләргә җи-ңелрәк җайлашырга мөмкинлек бирәчәк. Беренчедән, субсидия-ташламаның күләмен этаплап киметү күздә тотыла. Бу ни дигән сүз? 2015 елның октябрендә ташлама кимүнең иң зур күләме - 300 сумнан, ноябрьдә 500 сумнан артырга тиеш түгел. Бары тик декабрьдә генә кимү тулысынча булачак. Икенчедән, 6 айга - 2015 нче елның 1 нче октябреннән 2016 нчы елның 31 нче мартына кадәр - социаль ярдәм чараларын адреслы шартларда бирүгә күчү нәтиҗәсендә аларның чыгымнары артуны тигезләү өчен компенсация кертелә. Ул җан башына уртача керемнәре 20 мең сумга кадәр булып, куллану нормативлары белән чикләү хисабына субсидия-ташламаның күләме 25 проценттан күбрәккә кимегән гражданнарга биреләчәк.

- Чыгымнары артуны тигезләүгә компенсация бирелергә тиешме икәнлеген кеше үзе санап карый аламы?

- Әлбәттә. Компенсациянең күләме субсидия-ташламаның кимү суммасына һәм ташлама иясенең айлык уртача кереме зурлыгына бәйле. Әгәр аның уртача айлык кереме 10 мең сумнан артмаса, ташламаны бары тик 25 процентка гына киметү рөхсәт ителә. Айлык керем 10001 сумнан 15000 сумга кадәр булса, субсидия - 50 процентка, 15001 сумнан 20000 сумга кадәр булса, 75 процентка киметелә.

- Берәр мисал китерсәгез, яхшырак булыр иде, билгеле. Нинди дә булса вариантны аң-латмассызмы?

- Рәхәтләнеп. Мисал өчен торак мәйданы 68 квадрат метр булган, анда ике кеше яшәгән фатирны алыйк. Аларның берсе - инвалид, берсе - эшкә яраклы гражданин, ди. Исегезгә төшерәм: ике кешелек гаилә өчен торак мәйданы нормасы - 46 квадрат метр. Ташлама иясенең кереме 10 мең сумнан азрак булган очракны карыйк. Яңа закон кабул ителгәнче, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 4523,35 сум булганда, аның субсидия-ташламасы 1130,83 сум тәшкил итә иде. Димәк, ул үз хисабыннан 3392,52 сум түләп барды. Хәзер ТКХ түләвенең суммасы шул ук калганда, субсидия-ташлама 746,62 сумга тигез була. Моннан тыш, ташлама иясе 6 ай дәвамында 101,5 сум күләмендә компенсация алачак. Нәтиҗәдә бу инвалидның үз түләве 282,71 сумга, ягъни 8,3 процентка арткан булып чыга.

- Ә нинди очракларда компенсациягә исәп тотып булмый?

- Гадирәк итеп исәпләү өчен, шул ук фатирны, шул ук яшәүчеләрне алыйк. Әмма бу очракта инвалидның кереме 20 мең сумнан артык, ди. ТКХ өчен фактта түләү, субсидия-ташлама күләме, үз хисабыннан түләү - яңа закон кабул ителгәнче ничек булса шулай: беренче мисалдагы кебек. Хәзер инде субсидия-ташламаның күләме - 746,62 сум, ләкин гражданинның кеременә бәйле булганлыктан, компенсация аңа тиеш түгел. Бу очракта ташлама иясенең үз түләве 384,21 сум, ягъни 11,3 процент тәшкил итәчәк.

- Инвалидлар - халыкның аерым категориясе, аларның күбесе йөрүдә һәм аралашуда кыенлыклар кичерә.176 нчы закон кагыла торган һәрбер ташлама иясенә бу яңалыкларның асылын җиткерү өчен, нәрсә эш-ләргә җыенасыз?

- Закондагы үзгәрешләр республикада яшәүче-ләрнең күбесенең мән-фәгатьләренә кагылуны исәпкә алып, халыкның бу категорияләренә мәгълүматны шәхсән бирү турында карар кабул ителде. Яңалыклар кагыла торган кешеләргә генә түгел, берни дә үзгәрмәячәк инвалидларга да тиешле мәгълүмат октябрьдә килә торган счет-фактураларга язылачак. Барлыгы биш төрдә мәгълүмат битләре эшләнде. Субсидия-ташламасының күләме үзгәрми торган кешеләргә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү зарурлыгы булмау турында мәгълүмат биреләчәк. Субсидияне кереме аз булу аркасында алучы ташлама ияләренә компенсацияне автоматик рәвештә исәпләп, бу хакта хәбәр итәчәкбез. Шулай ук 1 нче, 2 нче төркемгә караучы ялгыз инвалидларга шуны җиткерәчәкбез: алар компенсациягә хокуклары социаль хезмәткәр тарафыннан өйләрендә үк рәсмиләштерелү мөмкинлегенә ия. Керемнәре 20 мең сумнан артык булган гражданнар закондагы үзгәрешләр турында, шулай ук айлык уртача керемнәре зурлыгы шул килеш калганда, компенсациягә хокуклары булмау турында мәгълүмат алачак. Ташламага ия кешеләрнең калганнары компенсацияне график буенча рәсмиләштерүгә чакыру алачак.

- Мөгаен, күп кешеләр нәрсәне дә булса ачыкларга теләр. Кайвакыт социаль яклау бүлегенә шалтыратып сөйләшү кыен була. Инвалид ничек элемтәгә керергә тиеш?

- Ташлама ияләре октябрьдә алачак счет-фактураның һәркайсында мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры һәм электрон почта адресы күрсәтелгән була.

- Үзләрен рәнҗетелгән дип санаучы кешеләр һәрвакыт бөтен үз-гәрешләрне дә бик авыр кичерә һәм, барысын да ачыклау өчен, шунда ук социаль яклау бүлекләренә йөгерә. Аеруча түземсез гражданнарга нинди киңәш бирер идегез?

- Әлегә беркемгә дә беркая барырга кирәкми! Сентябрь ае өчен счет-фактура килгәнне көтегез, анда барлык кирәкле мәгълүматны табарсыз. Әгәр инде социаль яклау бүлегенә барырга кирәк булса, компенсацияне рәсмиләштерү өчен сез чакырыла торган көн дә шул ук счет-фактурада күрсәтелгән булыр. Билгеләнгән график буенча гына килергә киңәш итәбез. Тагын шунысы бар: социаль яклау органнарына кеше күп килү ихтималы булганлыктан, аларның эш графигы үзгәрә. Эш көне 1 сәгатькә озайтыла: кабул итү 8 дән 18 сәгатькәчә булачак. Шимбә көнне 14 сәгатькә кадәр эшлибез.

- Кешеләрне һәрвакыт әллә никадәр кәгазь җыю борчый. Бу юлы ташлама ияләре нәрсә алып килергә тиеш?

- Бу очракта иң кечкенә документлар пакеты турында сүз бара: паспорт һәм гражданинның соңгы 6 айдагы керемнәре турында мәгълүмат. Гаиләнең башка әгъзаларының керемнәре турында белешмә таләп ителми. Әгәр инвалид эшләмәсә, хезмәт кенәгәсен һәм аның күчермәсен алып килергә кирәк.

- Ташлама ияләре үзләренә тиешле компенсацияне кайчан ала башлый?

- Шуны белеп торырга кирәк: барлык социаль түләүләрнең дә реестры айга бер тапкыр формалаштырыла: алар бөтенесе бер вакытта исәпләнә. Әгәр гражданин барлык кирәкле документларын агымдагы айның 28 нче числосына кадәр тапшырса, алар тәртиптә булып, компенсация билгеләнсә, акча ташлама иясенең исәп-хисап счетына киләсе айда күчә.

- Яңа закон кертелүгә бәйле тагын нәрсә әйтер идегез?

- Тагын бер кат әйтәсем килә: 176 нчы закон бары тик федераль ташламаларга ия булганнарга гына кагыла, республика ташламаларын алучы татарстанлыларга аның тәэсире юк.

- Сорауларга тулы җаваплар биреп, җентекләп аңлатуыгыз өчен рәхмәт Сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев