Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Инвалид балалар - гадәти мәктәптә?

    Һәркемнең дә белем алырга хокукы бар. Әмма, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, барлык балалар да гомуми белем бирү мәктәпләрендә укый алмыйлар. Кагыйдә буларак, гадәти мәктәпләрдә ишетү, күрү, сөйләшү сәләте кимчелекле булган балаларны укыту өчен шартлар юк. Моннан тыш, инвалид балаларга мөнәсәбәт тә башкача: аларга даими игътибар таләп ителә торган авырулар, мәктәптә укый...

    Һәркемнең дә белем алырга хокукы бар. Әмма, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, барлык балалар да гомуми белем бирү мәктәпләрендә укый алмыйлар. Кагыйдә буларак, гадәти мәктәпләрдә ишетү, күрү, сөйләшү сәләте кимчелекле булган балаларны укыту өчен шартлар юк.

    Моннан тыш, инвалид балаларга мөнәсәбәт тә башкача: аларга даими игътибар таләп ителә торган авырулар, мәктәптә укый алмый торган кешеләр итеп карыйлар. Алар белемне махсус мәктәпләрдә яки интернатларда, я булмаса өйләрендә укып алалар. Бу киң таралган тәҗрибә булса да, бүгенге көндә ул инде искергән дип санала.

    "Инклюзия" - inclusion сүзен күпләрнең ишеткәне бардыр инде. Ул "карау-тәрбияләү, кертү, җәлеп итү, үз составына алу" дигәнне аңлата. Россиядә мәгарифкә инклюзия җәмәгать оешмалары башлангычында кертелде. Алдынгы карашлы ата-аналар балаларының белемгә булган хокукларының үтәлүен таләп итә башладылар. 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль закон илнең мәгариф киңлегенә "инклюзив белем бирү" дигән төшенчәне кертте. Әлеге законның 2 статьясының 27 пунктында: "Инклюзив белем бирү - белемгә булган үзенчәлекле ихтыяҗларның төрлелеген һәм шәхси мөмкинлекләрне исәпкә алып, белем алучыларның барысы өчен дә укуда тигез мөмкинлек тудыру" диелгән. Бу Россиядә кеше хокукларын үстерүдә мөһим этап: сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм укытуда кыенлыклар булган кешеләрне гомуми белем бирү системасына кертү сәясәте хәзер дәүләт дәрәҗәсендә ныгытылды һәм ул сыйфатлы белем алу өчен зарури шартлар тудыруны гарантияли (законның 5 статьясы, 1п.).

    Закон төшенчәне генә түгел, ә бәлки Россия мәгарифендә инклюзив белем бирүдәге мөмкинлекләрне ныгытучы кайбер механизмнарны да гамәлгә кертә.

    Шуларның берсе - белем бирү өчен махсус шартлар тудыру: укытуда һәм тәрбияләүдә махсус программалар һәм алымнар, дәреслекләр, кулланмалар һәм дидактик материаллар, бергәләп һәм аерым-аерым файдалану өчен махсус техник чаралар, белем алучыларга зарури техник ярдәм күрсәтүче ассистент (тьютер) хезмәтләре күрсәтү, төркемләп һәм аерым-аерым кимчелекләрне бетерү (коррекция) дәресләре уздыру, бинага керү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә белем бирү программаларын үзләштерергә комачауламый торган шартлар тудыру.

    Икенчесе - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне укыту өчен җайлаштырылган белем бирү программасы.

    Башлангыч һәм төп мәктәпнең яңа Федераль белем бирү стандартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен махсус шартлар тудыру. Шушындый балалар һәм сәләтле балалар өчен шәхси уку планы булдыру күздә тотылган. Инклюзиядә төп роль укытучыда. Әгәр дә ул бу идеяне кабул итеп, белем бирү тәҗрибәсендә тормышка ашырмаса, сәяси таләпләр, административ таләпләр тормышка ашмый калачак.

    Киртәләр дә юк түгел. Болар - әйләнә-тирә мохиткә җайлашу авырлыгы, мәсәлән, йортта һәм мәктәптә пандуслар һәм лифтлар булмау, өй белән мәктәп арасында транспорт йөреп тормау, мәктәпкә бару юлында юл кичүләрендә тавышлы светофорлар булмау.

    Әмма каршылыкларның иң кыены - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә. Социаль киртәләр матди чыгымнар белән турыдан-туры бәйле түгел. Мондый мөнәсәбәтләрне мәктәптә дә, ата-аналарның бер-берсе белән аралашуында да күзәтергә була. Инвалид балаларга мөнәсәбәт барыннан да бигрәк белем бирү барышында катнашучы өлкәннәр өчен катлаулылык тудыра, чөнки җәмгыятьтә мәдәни традиция, андый кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе юк. Аз гына шәхси тәҗрибә булу да инвалидларга мөнәсәбәтне үзгәртә, аларны үз араларына кабул итү өчен психологик яктан әзерли.

    Гомуми белем мәктәбенә инвалид бала килгән очракта иң мөһиме - сыйныфташларда, укытучыларда, мәктәп җитәкчеләрендә аңа карата алдан ук уңай мөнәсәбәт булдыру. Әгәр дә инвалид балага гап-гади укучыга караган кебек карасаң, мондый караш укытучыларга да, аның сыйныфташларына да күчә. Шул чакта балалар да аңа булдыра алганча ярдәм кулы сузарлар, инвалид бала да үзен иркенрәк хис итәр, сыйныфташлары махсус җайланмаларга тынычрак карый башларлар һәм алар, ватылмыйча, озаккарак чыдарлар. Мәгариф турында гамәлгә кергән яңа закон укытучылар һәм ата-аналар арасында бәхәс кузгата. Теләсә нинди идея дә җәмгыять тарафыннан кабул ителгәндә генә тормышта үз урынын таба. Бу бурычны гамәлгә ашыру өчен дә, мөгаен, күп вакыт кирәк булыр.

    Мәктәпнең инклюзив белем бирүгә әзер булмавы сәбәпле, төрле тискәре күренешләр котылгысыз. Шундыйларның берсе - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле баланы мәктәпкә кабул итеп, аннары аны тырыша-тырыша өендә укытуга "күчерергә" маташу. Бүгенге көндә гомуми мәктәптә укытылырга тиешле балаларның һәр өченчесе белемне өендә ала. Ә бу сыйфатлы белем алу һәм аны яшьтәшләре арасына кертү максатына ирешергә мөмкинлек бирми.

    Укытуның инклюзив тәҗрибәсен сайлаган мәктәп өчен андый укучыларга белем бирүдә нинди сәбәпләрнең каршылыклар китереп чыгару ихтималы булуын алдан ачыклау мөһим.

    Мәктәпләр әзер булмаган заман шартларында һәр бала да инклюзив белем бирү шартларында укый алмый. Укучының, үзенең интеллектуаль мөмкинлекләреннән чыгып, яраклашкан очракта да, гомуми программаны үзләштерә алмавы мөмкин. Андый очракта мәктәп консилиумы яки ПМПК карары нигезендә укучыны укытуның махсус программасын тормышка ашыра торган башка мәктәпкә күчерү мәсьәләсе кузгатыла. Ә монда мөһим рольне ата-аналар, аларның фикере һәм балаларын кайсы мәктәптә укытасы килүләре уйный.

    Әгәр дә матди ресурслар җитмәү белем бирү инклюзиясен үстерү юлында төп һәм бердәнбер каршылык булып тормаса, мәктәпләр күп киртәләрне үзләре генә дә җиңә алырлар.

    Андый мәктәпләр күбрәк булсын иде. Инвалид бала өчен мәктәптә уку - үз эченә бикләнеп яшәүдән котылу, үзенең башкалар кебек үк икәнен исбатлау мөмкинлеге булса, башка балалар өчен - инвалидлар турындагы ялгыш фикерне үзгәртү, аларны хөрмәт итәргә һәм үзләренә тиң кешеләр итеп санарга өйрәнү мөмкинлеге.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: